Keçid linkləri

2026, 15 Mart, bazar, Bakı vaxtı 22:32
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

03:16 8.3.2022

Кличко дөнья руханиларын Киевка чакырды

Украинаның танылган боксчысы, элекке дөнья чемпионы Владимир Кличко дөнья руханиларына мөрәҗәгать итеп, аларны Киевка килергә, Украина халкына теләктәшлек, мәрхәмәтлелек, рухи берләшү күрсәтергә һәм Киевны "кешелеклелек, рухилык һәм тынычлык башкаласы" итәргә чакырды.

Владимир Кличконың абыйсы - шулай ук танылган боксчысы, элекке дөнья чемпионы Виталий Кличко хәзерге вакытта Киев мэры вазифасын башкара.

10:12 8.3.2022

Чит ил ширкәтләре Русиядән китүен яки эшчәнлеген туктатып торуын дәвам итә.

Procter & Gamble да Русиягә яңа инвестицияләр кертми торачак, реклама бирүне туктатачак һәм тауарларның бик әзен генә калдырачак.

P&G теш пасталары, шампунь, кер юуу порошоклары, ә иң мөһиме бик уңайлы бала подгузниклары, хатын-кыз чүпрәкләре чыгара иде. Шулай ук ул Русиянең иң зур инвесторларының берсе, хәйриягә дә күп акча бүлә иде.

8 март иртәсенә китүчеләрән тагын OBI, Adidas, Fitch, Estee Lauder да бар.

10:52 8.3.2022

YouTube Русиянең телевидение алып баручысы Владимир Соловьёвның "Соловьёв Live" каналын, шулай ук аның "Владимир Соловьёв белән якшәмбе киче" тапшыруының каналын томалаган.

Алып баручы бу карарларны "сугыш игълан итү" дип атады һәм YouTube-ны Русиядә ябарга чакырды. Шул ук вакытта ул, эфир алдыннан үзенең социаль челтәрләрендә трансляциягә сылтамалар куеп, YouTube-та үзенең шоуын дәвам итәчәген белдерде.

Алданрак YouTube Русиянең Russia Today мәгълүмат челтәренә караган берничә каналны бетергән иде.

Русия Донецки һәм Луһански "халык республикалары" дип аталучы фетнәчел төбәкләрнең бәйсезлеген таныганнан соң, февраль ахырында, Владимир Соловьёв кебек үк, Russia Today-ның җитәкчесе Маргарита Симоньян да Европа берлеге санкцияләренә эләкте.

12:08 8.3.2022

АКШның Чикаго шәһәрендә татарлар һәм кырымтатарлар Украинаны яклап, Путин сугышына каршылык белдереп митингка чыккан. Бу хакта Булат Фатыйхов үзенең Инсаграм аккаунтында язды.

"Ышана алмыйм, ләкин без шундый чынбарлыкта яшибез ки, минем туган илем урыс дөньясын яклау сылтавы белән күршесенә басып керде… Бу Русиянең үзендә Путин мәктәпләрне һәм хастаханәләрне ябып үз халкына геноцид ясаганда, ковидтан артык үлемнәр саны бер миллионнан артып киткән вакытта, СПИД эпидемиясе Русиядә Африкадан да начаррак булган чорда, кешеләр эчкечелектән, яман шештән, начар экологиядән һәм пычрак судан үлгән вакытта бара. Мәктәпләрдә милли телләрне өйрәнергә тыйганда, Русиянең азсанлы халыкларын һәм аларның мәдәниятен юк иткәндә. Ирекле матбугат һәм телевидение тамырыннан корытылды…", дип язды Фатыйхов.

Davamı

XS
SM
MD
LG