Keçid linkləri

2026, 16 Mart, Bazar ertəsi, Bakı vaxtı 00:01
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

12:14 8.3.2022

Русиягә карата 5,5 мең санкция кертелгән

Иң күбен Швейцария керткән. Castellum.ai чикләүләрне күзәтеп баручы оешма мәгълүматына караганда, ДНР һәм ЛНРны таныганнан соң Русиягә 2,8 мең яңа санкция кертелгән.

Чикләүләрге эләгүче илләр бишлеге болайрак:

Русия - 5,5 мең

Иран - 3,6 мең

Сүрия - 2,6 мең

Төньяк Корея - 2,1 мең

Венесуэла - 0,7 мең

13:35 8.3.2022

Morgan Stanley Русиядә дефолт фаразлый

Дөньяның иң эре финанс корпорацияләреннән берсе - Morgan Stanley аналитиклары Русиядә дефолт фаразлый. Ул апрель уртасына, 2023 һәм 2043 елларда капланырга тиешле доллардагы облигацияләрнең 30 көнлек ташламалы вакыты беткәч көтелә. Бу хакта Bloomberg яза. Санкцияләр аркасында Русия чит ил кредиторларына бурычларын түләргә теләми.

"Бу гадәти дефолтка охшамаячак. Моны Венесуэла белән чагыштырырга мөмкин", дип белдерәләр Morgan Stanley-да.

15:15 8.3.2022

Көндезгә төп хәбәрләр

  • Сугыш башланганнан соң Украинадан китүчеләр саны 2 миллионга җиткән дип хәбәр итә БМОның качаклар эшләре Югары комиссары Филиппо Гранди.
  • Русиядә ил гаскәрен "куллануны дискредитацияләүгә юнәлтелгән халык алдындагы гамәлләр" турындагы яңа маддә (Административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсе) нигезендә 60 кешегә каршы эшләр ачылган.
  • Украинаның Сум шәһәреннән эвакуация башланды. Русия ягы белән килешеп ачыла алган бердәндер һуманитар коридор. Халык Полтава ягына чыга.
  • Украиннарның 78 проценты сугышта Украинаның җиңәчәгенә ышана, тагын 19 проценты Русия җиңәр дип уйлый. Сораштыруны Когнитив модельләштерү институты, "Социаль мониторинг" үзәге, "Беренче рейтинг системы" агентлыгы. Русиядә чит илдән кертелгән медицина тауарларын кире илдән чыгару вакытлыча тыела. Сүз "санкцияләргә кушылган илләрдән килгән һәм импортерлар складларында ятучы яки таможня гамәлләре узучы" тауарлар турында бара.
  • Shell Русия газы һәм нефтеннән баш тарта
16:46 8.3.2022

Binance крипта акчалар биржасы 9 марттан Русиядә чыгарылган Mastercard һәм VISA карталары белән эшләми башлый.

Кичә Coinbase крипта биржасы русияләр һәм Русия юридик затлары белән бәйле 25 меңнән артык аккаунтны томалаган. Алар канунсыз эшчәнлек алып баруда шикләнелә.

Davamı

XS
SM
MD
LG