Keçid linkləri

2026, 15 Mart, bazar, Bakı vaxtı 18:38
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

13:48 7.3.2022

Одесса өлкә хәрби идарәсенең оператив штабы вәкиле Сергей Братчук в Facebook-та Кара диңгездә Русиянең бер хәрби корабы юк ителүен белдерде.

Украина хәрби көчләре баш штабы исә сугышның 11 көне эчендә Русиянең югалтулары турында Facebook-та хәбәр чыгарды.

“24.02дән 07.03кә кадәр дошманның тулаем югалтуы якынча түбәндәгечә: хәрбиләр – 11 мең кешедән артык, танклар – 290, ныгытылган хәрби машиналар – 999, артиллерия системнары 117, дәррәү атыш реактив системнары (РСЗО) – 3, очкычлар – 46, боралаклар – 68, автомобильләр 454, кораблар/катерлар – 3, ягулык таша машиналары – 60”, диелә хәбәрдә.

Каты бәрелешләр сәбәпле Русиянең югалтуларын төгәл ачыклау кыен диелә.

13:59 7.3.2022

Русия саклану министрлыгы 7 март иртәсендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтән атышларны туктату тәртибе игълан итүен һәм Украинаның Киев, Мариуполь, Харьков, Сумы шәһәрләреннән һуманитар коридорлар ачуын белдерде. Киевтагы тыныч халыкка Русия гаскәрләре басып алган җирләр аша бары тик Беларуска чыгарылу тәкъдим ителгән. Мариуполь, Харьков һәм Сумы шәһәрләреннән исә яки Русиягә (Мариупольдән – Дондагы Ростов ягына, Харьков һәм Сумдан – Белгород ягына) яки Украинаның Русия гаскәрләре булмаган көнбатышына чыгу тәкъдим ителә.

Шимбә һәм якшәмбе көнне Мариупольдән тыныч халыкны чыгарырга тырышу өчен кертелгән атышларны туктату тәртибе вакытында Русия ягыннан атышлар тукталып тормады, кешеләр шәһәрдән чыгып китә алмады.Монда тулырак.

14:39 7.3.2022

Кайбер мөһим хәбәрләр кыскача

  • Русия саклану министрлыгы 7 март иртәсендә Украинада атышларны туктатып, Киев, Мариуполь, Харьков, Сумы шәһәрләреннән һуманитар коридорлар ачуын белдерде.
  • Узган ял көннәрендә Русиядә Украинага каршы сугышка протестларда катнашкан 5 меңләп кеше тоткарланган.
  • DOXA Telegram-каналы сугышка каршы чыккан өч кызның Мәскәүдәге "Братеево" эчке эшләр бүлегендә кыйналуы турында яза
  • Украина Кара диңгездә Русиянең бер хәрби корабы юк ителүен белдерде.
  • Украина хәрби көчләре баш штабы 11 көндә Русиянең 11 мең хәрбие үтерелүе һәм күпме хәрби техникасы юк ителүе турында мәгълүмат чыгарды.
  • Украина саклану министры илгә читтән корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән ярдәм итү артуын, илне саклау өчен Европадан 140 мең украин кайтуын белдерде.
  • Русия агрессиясенә каршы тору өчен Украинага Британиядән беренче ихтыярилар килә.
  • Украина мәгариф министры белдерүенчә, сугыш башыннан бирле Русия хәрбиләре Украинада 211 мәктәпне юк иткән яки җимергән.
  • Украина эчке эшләр министры киңәшчесе, Русия гаскәрләренең хәрәкәтләренә караганда, якын көннәрдә алар Киевны алырга тырышачак дип белдерде.
  • Косметика сатучы иң зур сәүдә челтәре булган Sephora, Netflix фильмнар стримингы хезмәте Русиядә эшчәнлекләрен туктата.
15:39 7.3.2022

Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Русиядән кимендә 150 журналист киткән. "Агентство" басмасы шундый саннар китерә. Илдән китүнең төп сәбәбе – Русиядә хәрби цензура кертелүе. Шушы көннәрдә чыккан кануннарга ярашлы, Кораллы көчләр эшчәнлеге турында ялган мәгълүмат тараткан өчен иректән мәхрүм итү, ә гаскәрне "дискредитацияләгән" һәм аны чит илдә куллануның дөрес булуын инкарь иткән өчен – башта административ штраф, соңрак җинаять эше яный. Монда тулырак.

Davamı

XS
SM
MD
LG