Башкортстанда умартачыларның бу җәйдә көтелгән "Апимондия" форумы узмаячак. Русиянең Украинага һөҗүме аркасында, "Апимондия" умартачылык оешмаларының дөньякүләм федерациясе (Apimondia Federation) шурасы шундый карар кабул иткән. Чараны 2023 елга күчергәннәр, ул Чилида үтәчәк. Монда тулырак.
Польшадагы татар оешмасы җитәкчесе Ежи Шахуневич Гданьскидагы татар үзәгендә Украинадан килгән балалар өчен чара оештырган.
Бүген Казан вакыты белән сәгать 17:00дә, Украина һәм Русия делегацияләре сөйләшүенең өченче раунды узачак. Бу хакта Twitter-да Украина президенты идарәсенең җитәкчесенең киңәшчесе Михаил Подоляк хәбәр итте.
БМОның Һаагадагы халыкара мәхкәмәсе Украинаның Русиягә каршы дәгъвасын карый башлады. Киев Мәскәүне геноцид турындагы халыкара конвенциягә дөрес аңлатма бирмәүдә гаепли. Дәгъва итүче фикеренчә, Русия хакимиятләре конвенцияне Украина җирләренә бәреп керү өчен кулланды һәм мәхкәмәдән Русиянең бу сугышны туктатырга тиешлеге турында карар чыгарга тиеш. Монда тулырак.