Keçid linkləri

2026, 15 Mart, bazar, Bakı vaxtı 17:26
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

11:20 7.3.2022

DOXA телеграм-каналы сугышка каршы чыккан өч кызның Мәскәүнең "Братеево" эчке эшләр бүлегендә кыйналуы турында яза: кызларны кыйныйлар, битләренә су сибәләр, чәчләреннән тарталар, хәтта башларына пакет та кидерәләр. Кызлар өчен китерелгән кирәк-яракны кабул итмиләр, алар янына беркемне дә кертмиләр, диелә. "ОВД-Инфо" проекты кыйнауга дучар булган Александра Калужскихның шул турыда диктофон язмасын чыгарды. Монда тулырак.

11:45 7.3.2022

Косметика сатучы иң зур сәүдә челтәре булган Sephora Русиядә кибетләрен ябуын һәм онлайн-сәүдәне дә туктатуын белдерде.

13:14 7.3.2022

Сугышка каршы халык иҗаты. Бу инсталляцияне бүген Екатеринбурда урнаштырганнар.

Сезгә дә мондый күренешләр очраса, безнең белән уртаклаша аласыз.

13:22 7.3.2022

Украина саклану министры: Русия хәрбиләрен “сюрприз” көтә

Украина саклану министры Алексей Резников Русия агрессиясенә каршы тору өчен читтән корал һәм сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә зур тәрәккыять булуын белдерде. Ул бу турыда Facebook-та язды.

Алексей Резников
Алексей Резников

Резников Русия хәрбиләрен “сюрприз” көтүен яза.

Аның сүзләренчә, соңгы 3 көндә Украинага 50 меңнән артык шлем һәм бронежилет килгән яки ул турыда килешүгә ирешелгән.

Ул шулай ук Европадан Украинага 140 меңнән артык украин кайтуын, аларның күпчелеге ирләр булуын белдерде. Украинаны саклау көчләренә инде дистәләрчә меңе кушылган. Моннан тыш Украинаны яклап сугышырга 20 меңнән артык чит ил кешесе теләк белдерде диелә. Британиядән беренче ихтыярилар инде Украинага килгән.

Британия махсус күзләү хезмәтләре белдерүенчә, узган ял көннәрендә Русия гаскәрләренең алга баруы бик нык акрынайган.

Davamı

XS
SM
MD
LG