Русиядә 6 мартка билгеләнгән Украинадагы сугышка каршы акцияләр уза. Аларда инде 150дән артык кеше тоткарланган: Иркутскида - ким дигәндә 54 кеше, дип хәбәр итә ОВД-инфо; Владивостокта - ким дигәндә, 20 кеше, Новосибирскида – якынча 75 кеше, дип хәбәр итә "Тайга.инфо", Хабаровскида – ким дигәндә 9 кеше, Улан-Удэда – 4 тоткарланучы, Краснодарда сугышка каршы акция анонсы аркасында активист Валерий Чугуновны кулга алганнар. Шулай ук тоткарланучылар Мәскәү, Томски, Кемерово, Новокузнецки, Петропавловски-Камчатскида да бар. Сугышка каршы акцияләр Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатькә анонсланган. Новосибирски һәм Самарда "А если честно" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләре һәм "Новосибирск 2020" коалициясе депутатлары ярдәмчеләрендә тентүләр уза.
Мариупольдә 10нан 21 сәгатькә кадәр тынлык тәртибе урнаштырыла, 12:00дән – халыкны эвакуацияләү башланачак, дип хәбәр итте шәһәр шурасы. 5 мартта игълан ителгән эвакуация булмады. Мариупольнең шәһәр идарәсе хәбәр иткәнчә, Русия ягы тынлык режимын сакламый, шәһәр һәм тирә-якны утка тотуны дәвам итә. Русия Саклану министрлыгында Украина ягын да шул ук нәрсәдә гаеплиләр.
Украина иминлек хезмәте "Русия һәм Беларус тарафлы пропаганда алып баручы" ике бертуган Беларус ватандашларын тотуы турында хәбәр итте. Алар Русия һәм Беларусның махсус хезмәтләре белән эш итүдә шикләнелә.
Азатлык радиосының беларус хезмәте хәбәр итүенчә, бу Беларусның Волынск төбәге берлеге җитәкчеләре Михаил һәм Александр Кононовичлар булуы мөмкин. 2022 елның гыйнварында, Беларусның Украинадагы илчесе Игорь Сокол алар белән очрашып, Беларус президенты Александр Лукашенка тәкъдиме белән беларус Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр турында фикер алышканнар иде.
13.30 сәгатькә кыскача хәбәрләр:
- Русия шәһәрләрендә 6нчы мартка билгеләнгән Украинадагы сугышка каршы протест чараларында ким дигәндә 180 кеше тоткарланган.
- Казанда активист Тимур Төхвәтуллин өенә полиция килгән. Тимур үзе сугышка каршы узган пикеттан соң ун тәүлекка сак астына алынган иде. Казанда тагын бер тентү активист Әмирхан Софронов фатирында узды.
- Уфада Ленин урамындагы "Башкортостан" дәүләт концерт залы бинасы янындагы каршылык чарасында шушы көннәрдә "Коммерсант-Уфа" басмасындагы эшеннән киткән Дарья Кучеренко белән Rus News каналының "Пресса" дип язылган киемнән һәм редакция таныклыгы булган хәбәрче Ольга Комлева тоткарланганнар. Кучеренко һәм Комлева белән бергә полиция машинасында Уфадагы акциядә катнашкан тагын уннан артык тоткарланучы булган.
- Украина баш хәрби штабы 24 февральдән бирле һәлак булган 11 мең Русия хәрбие турында хәбәр итә. Әлеге мәгълүматлар аныклана, санау эше хәрби хәрәкәтләрнең бик кызу баруы аркасында катлаулана, диелә хәбәрдә.
- Украина сугышы аркасында Visa һәм Mastercard түләү системнары 6нчы марттан Русия банклары белән хезмәттәшлеген туктата. Бу әлеге системнарга ялганган Русия карталары – чит илдә, ә чит ил карталары Русиядә эшләмәячәк дигәнне аңлата.
- Украина президенты Владимир Зеленский АКШ сенаторлары белән видео-очрашу вакытында Русиягә каршы нефть эмбаргосын кертүне сорады.
- Мариупольдә сәгать 10нан 21 сәгатькә кадәр тынлык тәртибе урнаштырылды, 12:00дән – халыкны эвакуацияләү башланачак дип әйтте шәһәр шурасы. 5 мартта игълан ителгән эвакуация булмады. Мариупольнең шәһәр идарәсе хәбәр иткәнчә, Русия ягы тынлык режимын сакламый, шәһәр һәм тирә-якны утка тотуны дәвам итә. Русия Саклану министрлыгында Украина ягын да шул ук нәрсәдә гаеплиләр.
- Русия гаскәрләре тарафыннан кулга алынган Луһански өлкәсенең торак пунктларында коралланган төркемнәр халыкны канунсыз мәҗбүри паспортлаштыра башлады. Бу хакта Украина омбудсмены Людмила Денисова хәбәр итте.
-
Украина иминлек хезмәте "Русия һәм Беларус тарафлы пропаганда алып баручы" ике бертуган Беларус ватандашларын тотуы турында хәбәр итте. Алар Русия һәм Беларусның махсус хезмәтләре белән эш итүдә шикләнелә. Азатлык радиосының беларус хезмәте хәбәр итүенчә, бу Беларусның Волынск төбәге берлеге җитәкчеләре Михаил һәм Александр Кононовичлар булуы мөмкин.