24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән бирле, аннан миллион ярым кеше эвакуацияләнгән яисә качып киткән. Бу хакта үз Твиттерында Берләшкән милләтләр оешмасының качаклар эше өлкән комиссары Филиппо Гранди хәбәр итте.
"Бу Икенче дөнья сугышыннан бирле Европада качаклар белән бәйле иң масштаблы кризис", дип язды Гранди.
Казанда Русиянең Украинадагы сугышына каршы чарада 25ләп кеше тоткарланган. Протестка чыгучылар нигездә плакатлар күтәрмәгән, полиция беренче чиратта шигарьләр кычкыручыларны тоткарлаган.
19.20 сәгатькә кыскача хәбәрләр:
- Казанда Русиянең Украинада алып барган сугышына каршы чарада 25ләп кеше тоткарланган. Бу хакта "Казанский репортер" яза. Русия эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, Мәскәү, Петербур һәм Русиянең башка шәһәрләрендә сугышка каршы чараларда якынча 3,5 мең кеше тоткарланган. Министрлык әйтүенчә, сугышка каршы акцияләрдә 5200 кеше катнашкан.
- Мәскәүдә, Комсомольский проспекты белән Хамовнический Вал урамы киселешендә, сугышка каршы митингта тоткарланганнар утырган автозак ауган. Полиция хәбәр итүенчә, тугыз кеше "авыр булмаган җәрәхәтләр алган". "112" телеграм каналы язуынча, 11 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.
- Сугыш башланганнан бирле, Украинага 140 меңнән артык ватандаш кайткан, аларның 80% ир-атлар, дип хәбәр итә Украина чик буе хезмәте.
- Роскомнадзор "Медиазонa" (Русия хакимиятләре "ят агент" дип тапты), Сноб, Собеседник, Republic, 7х7, Агентство, Activatica сәхифәләрен томалый башлаган.
- Русия президенты Владимир Путин Франция һәм Төркия президентлары белән сөйләште. Франция президенты Эммануэль Макрон белән әңгәмәдә Путин МАГАТЭ-Русия-Украина форматындагы очрашуга каршы булмавын, әмма аны Чернобыльда түгел, ә видеоконференция рәвешендә яки өченче илдә узарга тиешлеген әйтте. Ул шулай ук "Русия таләпләрен үтәү" шарты белән диалогны дәвам итәргә әзерлеген белдерде.
- 24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән бирле, аннан миллион ярым кеше эвакуацияләнгән яисә качып киткән. Бу хакта үз Твиттерында Берләшкән милләтләр оешмасының качаклар эше өлкән комиссары Филиппо Гранди хәбәр итте. "Бу Икенче дөнья сугышыннан бирле Европада качаклар белән бәйле иң масштаблы кризис", дип язды Гранди.
- Мариупольдагы тыныч халык өчен "яшел коридор" булдыру кабат Русия хәрбиләренең ут ачуы белән тәмамланды, дип хәбәр итә Украина эчке эшләр министрлыгы “Азов” полкына сылтама белән. Моннан тыш, Ирпеньнән халык шәһәрдән китәргә тырышкан вакытта ут ачу башланган. Журналист Андрей Дубчак аның күз алдында берничә кешенең үлүен әйтте.
Украинаның көньягындагы Николаев өлкә хәрби идарәсе башлыгы Виталий Ким Русиянең сафтан чыгарылган хәрби техникасы фотоларын һәм видеоларын интернетка чыгарды. Ул Русия хәрбиләренең мәетләре Русия ягына алып кителмичә җирдә ятуын, аларның фотолары куркыныч, канлы булганга, интернетка аларны чыгармавын белдерде.