Keçid linkləri

2026, 15 Mart, bazar, Bakı vaxtı 07:54
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

11:00 5.3.2022

Сугыш башланганнан бирле 1,2 млннан артык Украина ватандашы үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган. Бу хакта БМО мәгълүматына сылтанып, Украинаның стратегик коммуникацияләр һәм мәгълүмати иминлек үзәге хәбәр итә.

650 меңләп кеше Польшага чыккан, калганнары Молдова, Словакия һәм Румыниягә киткән.

12:43 5.3.2022
  • Алексей Венедиктов "Эхо Москвы" радиостанциясе баш мөхәррире вазифасыннан азат ителгән. Радиостанция ябылды, аның хезмәткәрләре эшләрен туктатты.
  • "Эхо Москвы" радиосы 1 марттан томаланды. Радио 1990 елның 22 августыннан бирле эшләде.

14:03 5.3.2022

Бүген 13 сәгатькә булган яңалыклар

  • Украина Кораллы көчләре Баш штабы сугыш башланганнан бирле Русия 10 мең хәрбиен югалткан дип белдерде. Шушы ук санны Украина президенты Владимир Зеленский да 5 мартта видеомөрәҗәгатендә атады.
  • Русия саклану министрлыгы Украинада 498 хәрбие үлемен раслады. Әлегә яңа саннар чыгармады. Хәрби гамәлләр барганда ике яктан да алынган мәгълүматны раслау мөмкин түгел.
  • Юлия Галямина 30 тәүлеккә сак астына алынды.
  • Rocksar Games ширкәте (Grand theft auto, Red Dead Redemption уеннары) Русиядә уеннар сатмый башлаган.
  • Херсон шәһәренең үзәк мәйданында Русия басып алуына каршы митинг башланды. Берничә көн элек Русия саклану министрлыгы шәһәр алынды һәм ул Русия хәрбиләре контролендә дип белдергән иде.
  • Русия эчке эшләр министры исә төбәкләрдә протестларга чыгуга юл куелмаячак дип белдерде һәм мондый чаралар оештыру өчен җаваплылык турында кисәтте.
  • SpaceX башлыгы Илон Маск Starlink иярчен элемтәсе системы Русия матбугат чараларын томаламаячак диде. "Гафу итегез, сүз иреге дигәндә мин абсолютчы" дип язды твиттерда Маск.
16:18 5.3.2022

Херсонда оккупантларга каршы урам җыены

Davamı

XS
SM
MD
LG