Keçid linkləri

2026, 15 Mart, bazar, Bakı vaxtı 09:07
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

16:20 5.3.2022

Авыру балалар Z хәрефе булып тезелеп баскан

Казан хосписында ятучы авыру балалар һәм аларның ата-аналары, хезмәткәрләре "Украинада махсус операцияне" яклап флешмоб уздырган. Бу хакта Анжела Вавилова фонды сайтында әйтелә.

"Чара иртән узды. Барлыгы 60лап кеше катнашты. Алар Z хәрефенә охшатып тезелеп басты. Сул кулда без "ЛНР", "ДНР", Русия һә Татарстан байраклары тотып тордык, ә уңын - йодрыкка төйнәдек", дигән хосписка нигез салучы Владимир Вавилов.

Ул Украинада Русия гамәлләрен тулысычна хуплыйм дип белдергән.

Баларны Z хәрефе ясап тезгәннәр
Баларны Z хәрефе ясап тезгәннәр

18:46 5.3.2022

Влдаимир Путин бүген "Аэрофлот"та эшләүче хатын кызлара белән очрашты.

Очрашудан ниләр әйтте:

  • Русиягә каршы кертелгән санкцияләр "сугыш игълан итүгә тиң".
  • Украина хакимиятләре үз ватандашларын хәрби гамәлләр барган җирдән чыгармый, алар белән "каплана".
  • Русиядә хәрби хәл тәртибе "тышкы агрессия очрагында" кертелә. "Әлегә бездә андый очрак юк, булмас та дип өметләнәм".
  • Путин шулай ук Русиядә протестларга чыгарга ярый, ә Украинада моның өчен аталар диде: "Күрүебезчә, без неонацилар белән эш итәбез: бездә кешеләр йөриләр, төрле фикерләр белдерәләр, либераль интеллигенциянең бер өлеше протестларга йөри. Ә анда Русиягә карата нидер әйтергә омтылучыларны тикшерүсез-нисез атып үтерә башладыдар".
  • (Хәтерләсәгез, сугышка каршы протестларда берничә көн эчендә Русиядә 8 меңнән артык кеше тоткарланды.
  • Әлеге "операциядә" офицерлар һәм килешү нигезендә хезмәт итүчеләр генә катнаша, бер генә "призывник" та юк. Җыеннарга чакырылган резервистларны да катнаштыру каралмаган.
20:33 5.3.2022

19:30 сәгатькә кыскача хәбәрләр

  • Adobe ширкәте Русиядә хезмәт күрсәтми башлый. Моңа кадәр язылып өлгергән продуктлар вакыты чыкканчы эшләячәк, ләкин язылуны озайтып булмаячак.
  • Русиядә теләнмәгән оешмалар исемлегенә "Важные истории" басмасы һәм OCCRP Коррупцияне өйрәнү үзәгенең "Журналистика үсеше берлеге" (JDN) кертелгән.
  • Азәрбайҗанның AZAL һәм Buta Airways 6 марттан Русия шәһәрләренә рейсларны туктата.
  • БМО: Украина сугышында 351 гади кеше һәлак булган һәм 107 кеше яраланган. Үлүчеләрнең 22се - балалар.
  • ФСБ Русяидә ике тоткалау турында хәбәр итте. Беренчесе - Украина ватандашы. ФСБ раславынча, ул "Номан Челебиджихан кырымтатар батальоныны" әгъзасы булган һәм электр энергиясен томалауда катнашкан.
  • Тагын берсе - украин радикаллары интернет төркемнәренең администраторы диләр. Аны Рязань өлкәсендә тоткарлаганнар.
  • Радий Хәбиров Башкортстанда тагын хәрбинең Украинада һәлак булуы турында белдерде. Ләкин аның исеме әйтелмәде. Кичә ике кеше үлеме рәсми хәбәр ителгән иде.
  • Язучы Стивен Кинг Русия нәшриятлары белән килешүләрне озайтмыйм дип белдерде.
  • "Псковская губерния" редакциясенә ОМОН килгән. Анда тентү бара. Журналист һәм баш мөхәррир Денис Камалягин элемтәгә чыкмый.
21:49 5.3.2022

АКШ дәүләт департаменты Кушма Штатлар ватандашларына Русиядән кичекмәстән китәргә һәм анда бару планнарыннан баш тартырга киңәш итә.

Davamı

XS
SM
MD
LG