4 март кичендә Прага, Франкфурт, Париж, Лион, Братислава, Вена, Тбилиси һәм Вильнюс шәһәрләрендә Украинага теләктәшлек белдерү чаралары узды.
We All Stand with Ukraine (Без барыбыз да Украина белән) дигән исем белән узган чараларның төп үзенчәлеге - Украина президенты Владимир Зеленский белән телекүпер булды. Киевтан видеотрансляция зур экраннарга чыгарылды.
Прагада чара Вацлав мәйданында узды. Украин халкына теләктәшлек белдерергә һәм аның лидерын тыңларга дистәләрчә мең кеше килде.
Төн эчендә дигәндәй Русиядә бәйсез матбугат чаралары юкка чыкты. "Фейклар" турында канун кабул ителгәннән соң соңгы кичтә Bloomberg агентлыгы, Американың CBS һәм ABC телеканаллары, CBC Канада телерадиостанциясе Русиядә эшләми башлады.
Моңа кадәр "Эхо Москвы" туктады һәм хәтта социаль челтәрләрдән дә китте. “Новая газета” һәм The Bell сугышны "махсус операция" дип атаулары турында белдерде. BBC Русиядә эшчәнлеген туктатып тора.
Азатлык Радиосы сайтлары да томаланды, ләкин әлегә булдыра алганча эшчәнлегебезне дәвам итәбез.
Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Мәскәү вакыты белән сәгать 10да тынычлык тәртибе игълан ителәчәк һәм Мариуполь һәм Волноваха шәһәрләреннән кешеләр чыга алсын өчен һуманитар коридор ачылачак. Һуманитар коридор һәм чыгу юллары Украина ягы белән килештерелгән диелә хәбәрдә.
Сингапур Русиягә каршы чикләүләр кертте
Сингапур хакимиятләре Русиянең Украинага бәреп керүе сәбәпле Русиянең дүрт банкы - ВТБ, ВЭББ.РФ, Промсвязьбанк һәм "Россия" банклары белән килешүләр төзүне тыйды. Чикләүләр шулай ук Русия хөкүмәтенә, Русия Банкына һәм алар белән бәйле оешмалар файдасына акча җыюга китерүче хезмәтләр күрсәтүгә дә кагыла.
Моннан тыш, Сингапур Русиягә хәрби тауарлар, электроника һәм компьютер экспортлауны тыйды.
Шулай ук Samsung ширкәте дә Русиягә көнкүреш техникасы, телефоннар һәм чиплар сатуны туктатып тора.