5 марттан S7 һава ширкәте барлык халыкара очышларны туктата, дип хәбәр ителә ширкәт матбугат хезмәтенең Telegram-каналында. S7 Airlines вәкиллекләрендә туристларга партнер һава ширкәтләре рейслары белән өйләренә кайтырга булышалар диелә. Монда тулырак.
Украина саклану министрлыгы Донецки өлкәсенең Волноваха шәһәре янында Русиянең Су-25 һөҗүм очкычын бәреп төшерүен белдерә. Җиргә төшкән очкыч фотосын интернетка украин блогеры Юрий Бутусов чыгарды.
Соңрак ул урыннан Русия очучысын алып китәргә килгән боралакның да бәреп төшерелүе хәбәр ителде. Боралак турындагы хәбәр әлегә расланмаган.
Украинада сугышның сигез көнендә Русия хәрбиләре һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 28 бала һәлак булган, 64е яраланган. Бу турыда Украина президентының балалар хокуклары вәкиле Дарья Герасимчук белдерде.
“Бала табу йортлары, балалар бакчалары, мәктәпләр юк ителде. Русия һөҗүмнәре барган урыннарда бер ярым миллион бала бар. Аларның кайберләре ятим, кайберләре инвалид, ашыгыч рәвештә ярдәмгә мохтаҗлар” диде Герасимчук.
Татарстанның Баулы районы башлыгы Ильяс Гузаиров Украинада республикадан тагын бер хәрби – кече сержант Станислав Герасимовның үлүен хәбәр итте.
Бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та, Украинага каршы сугышта республикадан ике кешенең һәлак булуын хәбәр итте. Зианчурадан Алексей Кондратьев һәм Кырмыскалыдан Кузьма Николаев. Алар килешү белән хезмәт иткән.
2 мартта Түбән Камада Татарстаннан бу сугышның беренче корбаны Илнур Сибгатуллин җирләнгән иде.
Монда тулырак.