Keçid linkləri

2026, 14 Mart, şənbə, Bakı vaxtı 17:43
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

08:45 3.3.2022

3 март иртәсенә төп хәбәрләр:

  • БМО мәгълүматына күрә, бер атнада Украинадан миллионнан артык кеше китәргә мәҗбүр булган.
  • Һаагтагы халыкара мәхкәмә Русиянең Украинадагы ихтимал булган хәрби җинаятьләрен тикшерә башлаган.
  • Зеленский мәгълүматына күрә, бер атнада Русия армиясе Украинада 9 меңләп солдатны югалткан. Русия саклану министрлыгы 498 һәлак булган кеше турында белдерә.
  • Халыкара банк Русия һәм Беларуста программнарын туктаткан.
  • Һамбургта Алишер Усмановның Dilbar яхтасын конфискацияләгәннәр. Аның бәясе 600 миллион доллар дип исәпләнә.
  • Oracle, Mercedes-Benz һәм H&M Русиядә сатуларны туктатып торалар.
08:50 3.3.2022

3 мартта Якутскида "Все для вас" газеты "Сугышка юк" дигән кара тышлык белән чыкты

Горпечать оешмасында тиражны әлегә сатудан баш тартканнар. Янәсе, газетта шигарь бар, газеттан аңа рөхсәт булуын сораганнар.

08:56 3.3.2022

Канада "Роснефть" һәм "Газпром"ның ун вәкиленә карата санкцияләр кертә. Чикләүләр бу ширкәтләрнең мөһим кешеләренә карый, дип хәбәр ителә.

Моннан тыш Япония 4 Русия банкының активларын туңдыра: "Открытие", Новикомбанк, Совкомбанк һәм ВТБ.

09:37 3.3.2022

Украинада хәрби вазгыять (BBC хәбәрчеләре):

  • Киевта берничә шартлау яңгырады. Аларның берсе – АКШның CBS телеканалының туры эфирында булды.
  • Херсон мэры Игорь Колыхаев сүзләренчә, Русия гаскәре шәһәргә кергән, ләкин шәһәр украин байрагында кала.
  • Украина төньягында, Чернигов шәһәрендә ике ракет хастаханәгә эләккән, дип хәбәр итә җирле хакимият вәкилләре.
  • Харьковта атышлар дәвам итә. Дистәләрчә корбан һәм яраланучы турында хәбәр ителә.
  • Зеленский ватандашларына мөрәҗәгатьтә Украина армиясе Русия һөҗүмен туктатуны уңышлы башкара дип хәбәр итте.
  • АКШ күзләү оешмасына хәбәр иткәнчә, Киевка таба юл тоткан күп километрлы Русия техникасы колоннасы билгесез сәбәпле туктаган.

Davamı

XS
SM
MD
LG