Халыкара агентлар Русиянең кредит рейтингларын төшерә
Moodyʼs агентлыгы Русиянең чит ил һәм үз иленең акча берәмлегендә бурыч йөкләмәләре рейтингын алты баскычка төшерде: "Baa3"дан "B3"кә.
Элегрәк Fitch агентлыгы да Русиянең чит ил акча берәмлегендә эмитент дефолты рейтингын "ВВВ" дәрәҗәсеннән "В"га төшергән иде. "B" рейтингы илдә дефолтның югары ихтималы булуын аңлата.
⚡️ "Эхо Москвы" радиосы һәм аның сайтын бетерү карары кабул ителгән
Моның хакта радио баш мөхәррире Алексей Венедиктов хәбәр итә. Әлеге карарны радиостанциянең мөдирләр шурасы күпчелек тавыш белән кабул иткән.
1 март көнне кичке сәгать тугыздагы яңалыклар чыгарылышы вакытында "Эхо Москвы" радиосының эфиры өзелде. 91,2 FM ешлыгындагы радиодулкын соңгы утыз ел эчендә беренче тапкыр сүндерелде. Соңгы тапкыр мондый хәл 1991 елгы путч вакытында, 19 августта булган иде.
Роскомнадзор Google-дан "Дождь" каналының кушымтасын бетерергә таләп итә
Бүген "Дождь" үзенең Ютуб каналында көн саен алып барган җанлы эфирны алып бармый.
Казанда сугышка каршы стикерлар ябыштырып та көрәшәләр
Ә сезнең мондый өндәмәләрне күргәнегез булдымы? Фотоларын төшереп безгә җибәрә аласыз.