Путин илдән 10 мең доллардан артык кәгазь акча алып чыгуны тыйды
Русия президенты Владимир Путин илдән 10 мең доллардан артык кәгазь акча алып чыгуны тыйды. Бу хактагы фәрман Кремль сайтында чыкты.
Тыю 2 марттан гамәлгә керәчәк. Элегрәк 10 мең доллар кәгазь акчаны алып чыгу өчен бары тик декларация ясау гына таләп ителде.
Моннан тыш, фәрман Русиянең "дустанә булмаган илләрдәге" резидент булмаганнарга һәм алар идарәсендәге структураларга кыйммәтле кәгазьләр һәм күчемсез милек белән бәйле килешүләр уздырырга, хөкүмәтнең чит ил инвестицияләрен күзәтү комиссиясе хупламый торып, рубльдә кредит алуны тыя.
Харьков утка тотыла
Харьковтан килгән хәбәрләргә караганда, бүген иртән андагы полиция бүлеге утка тотылган. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеодан күренгәнчә, янәшәдә торган Харьков университетының икътисад факультеты бинасы яна.
Медиа: Белгородның кайбер хастаханәләре Украинадагы сугышта яраланган Русия хәрбиләренә бирелгән
Моны "Новая газета"ның Белгородның 2нче шәһәр хастаханәсе травмпунктында булган хәбәрчесе ачыклаган. Моннан тыш, яраланучылар күп булу сәбәпле аларны дәвалау өчен хосусый клиникалардан да медиклар җәлеп ителә, дип хәбәр итә басма.