Украина-Русия сөйләшүләре кичектерелә
Украина белән Русия арасында сөйләшүләрнең икенче раундын уздыру мәсьәләсе тикшерелә. Бу хакта Украина президенты офисы киңәшчесе Михаил Подоляк "Рейтер" агеттлыгына белдерде. Икенче раундның датасы турындагы сорауга җавап биреп, ул: "Хәзер бу хакта фикер алышалар. Эчтәлекле көн тәртибе кирәк" дигән.
Русиянең ТАСС агентлыгы "сөйләшүләргә якын чыганакка" таянып, "алар гамәлдән чыгарылмый, вакыты гына кичектерелә" дип хәбәр итә.
"Салават Юлаев" легионерлары Маркус Гранлунд (Финляндия) һәм Джефф Плэтт (Канада) клубтан китүләрен белдерде
Доллар һәм евро бәяләре Мәскәү биржасында моңарчы беркайчан да күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелде. Алыш-биреш вакытында доллар бәясе 110 сумга җитте, евро 122 сумнан артты.
Русия банкы 2 мартта Мәскәү биржасының фонд базарында алыш-бирешне бүген дә уздырмаска булды. Кичә дә ачылмаган иде. 3 мартта ачу-ачмау мәсьәләсе иртәгә иртәнге тугызга кадәр хәл ителәчәк диелә.
Социологлар: Украина халкының 80 проценты илне корал белән якларга әзер
“Рейтинг” социология төркеме уздырган сораштыруда катнашканнарның 80 проценты Русия һөҗүменә корал белән каршы торырга әзерлеген белдергән. 2020 елгы сораштыруда андыйлар өлеше 59 процент булган.
Ватаннарын Корал белән якларга әзер булганнар ир-егетләр арасында 90 процент, хатын-кызлар арасында 70 процент диелә.
Илнең көнбатышында һәм үзәгендә корал алырга әзерләр күбрәк, көнчыгыш һәм көньякта азрак диелә. Әмма көньякта да корал белән сугышырга әзерләр 80 процентка якын, көнчыгышта — 60 процент.
1 мартта уздырылган сораштыруда бар ил буйлап 1200 кеше катнашкан, аларның барысы да 18 яшьтән яшьтән өлкәнрәк.