Keçid linkləri

2026, 12 Mart, Cümə axşamı, Bakı vaxtı 11:58
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

18:37 24.2.2022

Русиянең Украинада сугыш башлавына дөньяда реакция

  • Италия премьер-министры Марио Драги Русия гаскәрләрен Украинадан кичекмәстән чыгаруны таләп итте һәм Италиянең НАТОның Көнчыгыш флангын ныгытуда катнашачагын белдерде.
  • Төркия Иминлек шурасы Русиянең Украинага һөҗүме халыкара хокукны боза, Анкара алга таба да Украинаның сәяси бердәмлеген, суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген яклаячак дип белдерде.
  • Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган, Төркия хакимияте Украинада яшәүче барлык кешеләрнең, бигрәк тә Төркия ватандашларының һәм "татар кардәшләре" иминлеген тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк дип белдерде. Төркия тарафыннан дус саналган ике илнең "шулай бәрелешүе" уңаеннан Эрдоган үкенеч белдерде.
  • Франция президенты Эммануэль Макрон Русиянең Украинадагы хәрби гамәлен Европада тотрыклылыкка һәм тынычлыкка кизәнү дип атады. Макрон сүзләренчә, Русиягә карата хәрби, икътисади һәм энергетика өлкәсендә санкцияләр кертеләчәк.
  • Чехия Русиянең Брно һәм Карловы Варыдагы консуллыкларын яба. Шулай ук үзенең Екатеринбур һәм Петербурдагы баш консуллыклары эшен һәм Русия ватандашларына виза бирүне туктата.
  • Латвия Русия телеканаллары тапшыруларын тулысынча тыйды.
  • АКШ президенты Джо Байден Русиягә карата санкцияләр турында Казан вакыты белән кичек 8дә игълан итәргә җыена.
18:37 24.2.2022

Соңгы хәбәрләр:

  • Чехия һәм Латвия русияләргә виза бирүне туктата.
  • УЕФА Петербурдан Чемпионнар лигасы финалын күчерү турында карар кабул итте. Финал май аенда узарга тиеш иде.
  • Русия саклану министрлыгы Украинаның 74 хәрби объектын юк итүе турында хәбәр итте.
19:12 24.2.2022
Казаннар сугыш башлану турында ни уйлый
Gözlə

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

24 февраль таң алдыннан Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш игълан итте. Андагы шәһәрләр ракета һәм арттиллерия утына тотылды, Русия гаскәрләре төрле яктан илгә бәреп керде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Украинага һөҗүмне хуплап чыкты. Бу хәлләр, сугышның илгә һәм кешеләр тормышына тәэсире, кемнә файдалы булуы турында казаннар фикерен белештек.

19:35 24.2.2022

Руссия шәһәрләрендә cугышка каршы протест чаралары уза

Пермьдә полиция хезмәткәрләре чарада катнашучы берничә активистны тоткарлаган.

Самарның үзәк мәйданында берничә активист сугышка каршы шигарләр тотып ялгыз пикетта торды. Полиция хезмәткәрләре хөкүмәт бинасы янында протест чаралары уздырырга ярамый дип куып җибәрде.

Новосибирскида берничә дистә кеше "Сугышка - юк!" дигән шигар тотып үзәк урамнан узды.

Петербурда узган каршылык чарасы:

Украинадагы сугышка каршы протест чарасы бүген Казанда да уза.

Davamı

XS
SM
MD
LG