Reuters Кырымнан Украина контролендәге җирләргә юнәлүче Русия хәрби машиналары фотоларын һәм видеосын чыгарды
Кырымның төньягындагы Армянски һәм Красноперекопски бистәләрендә күп санлы Русия хәрби машиналары төньякка, Украина контроленедәге җирләргә таба бара дип хәбәр ителә. “Z” тамгасы куелган бу машиналар видеосын Reuters хәбәр агентыгы чыгарды.
Reuters язуынча, "Z" тамгалы беренче хәрби машиналар төркеме Украина контолендәге җирләргә таба бара.
Шундый ук тамгалы хәрби машиналарның икенче төркеме аннексияләнгән Кырымның Красноперекопски шәһәре янында, Украина контролендәге җирләрдән 40 чакрымда күренгән.
Элегрәк Украина чик сакчылары аннексияләнгән Кырымнан Киев контроленедәге җирләргә бәреп керүче Русия гаскәрләрен видеосын чыгарган иде.
Петербурда кешеләр Украинага каршы башланган сугышка протест белдерә
Владимир Зеленский: Херсон янында каты бәрелешләр, Русия Кырымнан басым ясый
Украина президенты Владимир Зеленский Херсон шәһәре янында аннексияләнгән Кырымнан бәреп кергән Русия гаскәрләренә каршы каты бәрелешләр баруын белдерде.
— Хәзер безнең иң проблемлы вазгыять көньякта. Безнең гаскәрләр Херсон шәһәре янында каты бәрелешләрдә катнаша. Дошман оккупацияләнгән Кырымнан басым ясый, Мелитопольга таба барырга тырыша, — диде журналистлар белән очрашуда.
Элегрәк Херсон өлкә администрациясенең матбугат хезмәте Русия гаскәрләренең өлкәдәге берничә бистәне, шул исәптән Генически, Олешкины басып алуын белдергән иде.
Казанда да Украинадагы сугышка каршы протест чарасы уза. Унлап кеше тоткарланган дип хәбәр ителә.