Русиядә хокук яклаучы Марина Литвинович Русия халкын 24 февральдә 19:00дә үзләре яшәгән шәһәрнең үзәк мәйданына чыгып, Украинага каршы сугыш башлауга ризасызлык белдерергә чакырды.
Видеомөрәҗәгатен Литвинович Facebook-та чыгарды.
— Владимир Путинның безгә карата дустанә мөнәсәбәттәге Украинага һөҗүм итүе сәбәпле күбегезнең өметсезлек, көчсезлек һәм оят хисләре кичерүен беләм. Әмма мин өметсезлеккә бирелмәскә, бүген 19 сәгатьтә үз шәһәрегезнең үзәк мәйданына чыгарга чакырам. Без Русия халкы Путин башлаган сугышка каршы дип ачык итеп белдерергә кирәк. Без бу сугышны якламыйбыз, ул безнең исемнән алып барылмый, без бу сугышка каршы. Бернидән дә курыкмагыз, мәйданнарга чыгыгыз һәм ачык итеп әйтегез”, ди Литвинович.
Бүген Русиянең күп кенә шәһәрләрендә Украинага каршы сугыш башлауга протест белдереп ялгыз пикетлар узды һәм уза. Анда катнашучыларның күбесен полиция тоткарлаган.
Азат Бадранов Путинның сугыш башларга "мәҗбүр булуын" белдерде
Башкортостан вице-премьеры урынбасары Азат Бадранов Русиянең Украинага каршы сугыш башларга “мәҗбүр булуын” белдерде. Ул моны “безнең чикләр янында инде сигез ел буе дәвам иткән башбаштаклыкны туктату зарурлыгы белән аңлата.
“Кызганыч, тыныч юл белән чишеп булмады”, ди Бадранов. Ул “Мински килешүләренең үтәлмәвен” дә әйтте.
Башкортостан вице-премьеры урынбасары “хәрби чара” “тиз һәм тыныч халыкка зыян китермичә, каршы якның хәрби инфраструктурасын һәм көчләрен юк итү белән генә”, тәмамланыр дип өметләнүен белдерде.
Русиядә сугышка каршы протест чараларына чыккан 49 кеше тоткарланган
Моның хакта ОВД-инфо проекты хәбәр итә. "Без төгәл 11 шәһәрдә 49 тоткарланган кеше турында беләбез", диелә. Тоткарланучылар арасында кичке вакытта Русия буйлап сугышка каршы протест чараларына чыгарга өндәгән Марина Литвинович та бар.
Казанның Универсиада авылында сугышка каршы плакатлар эленгән
Плакатларда "Сугышка юк", "Сезнең һәм безнең азатлык өчен", "Аннексиягә юк! Путинга юк! Сугышка юк!" шигарьләре язылган булган.
Бераздан плакатларны алып куйганнар.
Фото: "Ветер" студентлар журналы.