Роскомнадзор медиада дәүләт цензурасы кертте
Роскомнадзор матбугат чараларыннан Украинадагы сугыш турында бары Русия дәүләт чыганаклары биргән мәгълүматны гына куллануны таләп итте.
Оешманың рәсми сайтында шундый белдерү чыкты.
Роскомнадзор шулай ук “ялган мәгълүмат таратканнарга” 5 млн сум штраф салу һәм аларның сайтларын томалау белән янады.
— Ассызыклап белдерәбез, нәкъ менә Русия рәсми мәгълүмат чыганаклары гына дөрес һәм актуаль мәгълүмат тарата”, диелә оешма белдерүендә.
"Сетевые Свободы” хокук яклау проекты рәсми чыганактан алынган мәгълүматны куллану таләбе Киңкүләм мәгълүмат чаралары турындагы канунның 47нче маддәсенә каршы килә, чөнки ул канун журналисттан мәгълүматның дөреслеген тикшерүне таләп итә дип белдерде.
Бер кеше һәлак булган, биш кеше яраланып хастаханәгә салынган. Украина үзәгендәге Черкасски өлкәсенең Умань шәһәрендә Русия ракетасы төшкән бер урында менә шундый хәл. Русия тыныч халыкны бомбаламавын, бары Украина хәрби корылмаларын гына утка тотуын белдергән иде.
Иртән Кырым белән Украина арасындагы административ чиктән сивил кешеләр үз машиналарында Акмәчеткә таба агыла башлаган, юлларда тыгыннар барлыкка килгән дип сөйләде Азатлыкка шул юлдан Акмәчеткә эшкә барган Эльвина исемле кырымтатар хатыны.
— Шул юлдан ирем белән машинада барганда лесопосадкаларда Русия хәрбиләрен, бик күп БТРлар торганын күрдек, чик ягыннан атыш тавышлары ишетелә иде, диде ул.
Кырым-Украина чигендә "Чонгар" һәм "Каланчак" чик капкалары аша Украинадан килүче украин гражданнары өчен ябык, Русия чик сакчылары Кырымга бары тик Русия паспорты булганнарны гына кертә.
Кырымда чик буенда урнашкан Әрмени базар (Армянск), Акмечет (Черноморский), Җиде Къую ( Ленинский), Ор Къапу (Красноперекопск), Джанкой районнары, Керич шәһәрендәге мәктәпләрендә укулар туктатылды. Әрмени базар шәһәреннән китүчеләрне Ор Къапу шәһәренә күчерү оештырылган дип хәбәр итте Кырымның гәдәттән тыш хәлләр хезмәте.
Мәскәү тарафыннан куелган Кырым башлыгы Сергей Аксёнов Путинның Украинага һөҗүм башлау карарын тулысынча яклавын, Кырымның Төньяк каналын Украинадан су кабул итү өчен әзерләргә күрсәтмә биргәнен хәбәр итте.