Уфада мәхкәмә активист Ләйсән Солтангәрәеваны сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан өчен штрафка тарткан
25 апрельдә Солтангәрәева “Русиягә азатлык. Украинага тынычлык” дигән плакат белән Уфаның “Центральный” сәүдә үзәге янына чыккан булган, бу гамәле өчен аңа 35 мең сум штраф җәзасы биргәннәр.
Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
АКШ американнарга Русия облигацияләреннән түләүләр алуны тыячак
Киләсе атнадан Ак йорт Русиянең дәүләт облигацияләрен тотучы америкаларга алардан түләүләр алуны тыярга ниятли. Бу - Русиягә каршы элегрәк кертелгән санкцияләр кысаларындагы чара булачак.
Облигацияләрдән түләүләрнең ташламалы чоры 25 майда тәмамлана. Аны озайтмаска булганнар. Бу исә соңгы йөздән артык ел эчендә Русиянең беренче мәртәбә тышкы дәүләт бурычы дефолтына дучар була алуын аңлата.
The New York Times язуынча, АКШ финанс министрлыгы әлеге карарны бу чара кертелгәннән соң була алырдай икътисади нәтиҗәләрне анализлап кабул иткән. Белгечләр Америка икътисадына моның нәтиҗәләре бик аз булачак дигән нәтиҗәгә килгән.
17 май көненең төп хәбәрләре:
- Финляндия белән Швециягә НАТОга керү карарын раслады, гариза иртәгә үк бирелер дип көтелә.
- Украина иминлек хезмәте Татарстан егетенең хатын-кызларны көчләүдә катнашуын белдерде. 21 яшьлек Булат Фассахов "бер украин гаиләсенә бәреп кергән, бөтен гаилә әгъзаларын базга япкан, бер яшь кызны гына калдырган. Гаиләсен атып үтерү белән янап, аны көчләгән", диелә хәбәрдә.
- Татарстанда 9нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның 3,8% гына туган телдән дәүләт имтиханын сайлаган. Әдәбияттан имтихан бирергә теләүче табылмаган.
- Украина да, Русия дә ике ил арасында сөйләшүләр туктавын раслады. Моңарчы Зеленский Путин белән йөзгә йөз күрешеп сөйләшергә әзер булуын әйткән иде.
- "Казан" гаилә үзәге янында өченче көн рәттән Казансуны күмәләр, мэрия моның турында белмәвен әйтә.
Күбрәк хәбәрләр, кызыклы материаллар, фото-видеолар безнең сайтта. Азатлык белән калыгыз!
Швеция белән Финляндия НАТОга керү гаризасын инде иртәгә тапшырачак
Бу хакта Швеция премьеры Магдалена Андерссон белдерде. Пәнҗешәмбе көнне исә АКШ президенты Джо Байден теләктәшлек белдерү максатыннан Ак йортта Швеция премьер-министры белән Финляндия президентын кабул итәчәк.
Швеция белән Финляндия НАТОга керү карарын Русиянең Украинага һөҗүменнән соң кабул итте. Аңарчы Русия күрше илләрендәге халык нейтральлек яклы булса, сугыш башланганнан соң, бу илдә халыкның күпчелеге НАТОга керүне хуплый башлады.