Украина иминлек хезмәте (СБУ) Татарстан егетенең хатын-кызларны көчләүдә катнашуын белдерде
СБУ мәгълүматынча, ул 21 яшьлек Булат Фассахов, тумышы белән Татарстаннан. Оешма шикләнелгән гаскәринең сурәтен дә бәян итте.
“Ул бер украин гаиләсенә бәреп кергән, бөтен гаилә әгъзаларын базга япкан, бер яшь кызны гына калдырган. Гаиләсен атып үтерү белән янап, бу солдат шул кызны көчләгән”, диелә СБУ хәбәрендә.
Украина баш прокуроры Ирина Венедиктова язуынча, Фассахов үзенең өч хезмәттәше белән башка бер көнне икенче йортка да кергән. “Бер хатын-кызны өйдә калдырып, башка гаилә әгъзаларын урамга чыгарганнар. Хатын-кызны, үтерү белән янап, өчәүләп чиратлашып көчләгәннәр”, диелә прокурор хәбәрендә.
Human Rights Watch хокук яклау оешмасының Русия басып алган Украина җирләрендә кылынган хәрби җинаятьләр турындагы апрель хисабында да шундый көчләүләр турында язылган иде.
Апрель ахырында Украина омбудсмены Людмила Денисова психологик ярдәм күрсәтү кайнар элемтәсенә җенси көчләүләр турында 400дән артык шалтырату килде дип белдерде.
Русия ягыннан президент сүзчесе Дмитрий Песков Украинада Русия солдатларының хатын-кызларны көчләүләре турында хәбәрләрне ялган дип атады.
Сугыш барган вакытта Азатлык конфликт тарафлары биргән мәгълүматны тикшерә алмый. Фассахов турындагы хәбәр Украинаның рәсми органнары тарафыннан чыгарылды.
Медиа: Путин Украинадагы сугышка катыша, "полковник дәрәҗәсендә" карарлар кабул итә
Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугышта шәхсән катнаша, "полковник дәрәҗәсендә" оператив һәм тактик карарлар кабул итә, дип яза Көнбатыштагы хәрби чыганакларына сылтама белән The Guardian һәм The Times.
Аерым алганда, Русия президенты "Донбасстагы көчләрнең күчеп йөрешен билгеләргә ярдәм итә" диелә. Узган атнада монда Русия гаскәрләренең Северский Донец елгасын кичеп чыгарга тырышуы уңышсызлык белән тәмамланган иде.
Хәбәрне тулысынча монда укырга була.
Финляндия парламенты НАТОга керү өчен тавыш биргән.
200 депутатның 188е альянска керүне хуплап тавыш биргән, дип хәбәр итә Reuters
Бүген шулай ук Швеция тышкы эшләр министры да НАТОга керү гаризасын имзалады.
Финляндия һәм Швеция хакимиятләре НАТОга керү турында соңгы берничә айда сөйләшә башлады. Моңа кадәр алар хәрби блоклардан ерак торды. Президент Владимир Путин Русиянең "Финляндия һәм Швеция белән проблемы юк", аларның НАТОга керү ихтималы Русиягә куркыныч тудырмый диде.
Украина Русия белән сөйләшүләр тукталып торуын раслады
Бу хакта Украина президенты офисы җитәкчесе Михаил Подоляк белдерде дип хәбәр итә "Украина 24".
"Украина белән Русия арасында сөйләшүләр процессы тукталып тора. Әмма ул яңадан башланачак һәм, минемчә, аның модераторы Зеленский булачак", дигән Подоляк. "Путинның йөзен саклыйм дип", Украина ни дә булса бирергә җыенмый дип тә өстәгән.