Keçid linkləri

2026, 12 Mart, Cümə axşamı, Bakı vaxtı 09:41
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

15:27 17.5.2022

Сугыш йогынтысы. "Машина сатып алып булмаслык әйбергә әйләнде"

Русиядә машина сату кими. Апрель аенда гына яңа машина сату узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 78,5 процентка кимегән. Белгечләр фикеренчә, бу кадәр кимүнең төп сәбәбе – авыр халыкара вазгыять һәм логистик проблемнар аркасында дилерларда машина җитмәү.

Хәбәрчебез Казандагы машина базарларына барып, андагы вазгыятьне тикшерде.

10:39 17.5.2022

Мариупольдә "Азовсталь"не саклаган украин хәрбиләрен заводтан чыгаралар. Бу хакта 17 майга каршы төндә автобусларның фотосурәтләрен чыгарып Reuters хәбәр итте. Мәгълүматны Украина баш штабы да раслый.

Украина кораллы көчләре баш штабы белдерүенчә, авыр яралы 53 кешене Новоазовски хастаханәсенә китергәннәр, тагын 211 хәрби хезмәткәрне – Еленовкага (ике торак пункт та "ДНР" контролендә), "әсирләр белән алмашу процедурасы аша" аларны Украинага җибәрәчәкләр.

Тулырак монда укый аласыз.

10:07 17.5.2022

17 май иртәсенә кыскача хәбрәләр

  • Украина төнлә янә утка тотылган. Луһански өлкәсендә Русия һөҗүме нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак булган, өч кеше яраланган дип белдерде төбәк губернаторы Сергей Гайдай.
  • Черниговщина башлыгы Вячеслав Чаус сүзләренчә, Десна авылына һөҗүмнәрдә үлүчеләр һәм яраланучылар бар.
  • Шулай ук Львов өлкәсендә дә шартлаулар тавышы ишетелгән, ракетка каршы тору корылмалары эшләгән.
  • Курски өлкәсе губернаторы Украина чикләрендәге авылга атышлар булды, зыян күрүчеләр юк дип белдерде.
  • Германия канцлеры Олаф Шольц сугышның тиз генә бетүе күренми, низаг көчәергә мөмкин дип саный. Германия Украинага корал бирүне дәвам иттерәчәк.
  • Аннексияләнгән Кырымда быел җәй кунакханәләр һәм кунак йортларының өчтән бер өлеше ачылмаска мөмкин дип яза "Коммерсантъ". Кырымга килүче туристларның саны 30-40 % кимер дип фаразлана, бу отельләр хуҗаларын куркыта.

Сугыш вакытында конфликт тарафлары китергән саннар һәм мәгълүматның дөреслеген тикшерә алмыйбыз.

20:10 16.5.2022

Davamı

XS
SM
MD
LG