Keçid linkləri

2026, 12 Mart, Cümə axşamı, Bakı vaxtı 10:56
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

19:50 16.5.2022

Украинага каршы сугышта Дәүләкәннән Айнур Холматов һәлак булган

Украинага каршы сугышта Башкортстанның Дәүләкән районы егете Айнур Холматов һәлак булган. Бу турыда “Асылыкуль” басмасы хәбәр итә.

Айнур Оренбур өлкәсендә туган һәм шунда урта мәктәпне тәмамлаган. Аннан Бәләбәй меңанизация һәм электрификация көллиятенең Дәүләкәндәге бүлегендә укыган. Көллияттән соң гаскәргә чакырылган егет хәрби хезмәт вакытында килешү имзалаган һәм сугышка җибәрелнгән. Ул 8 майда атышлар вакытында һәлак булган.

19:22 16.5.2022

Русия "Азовсталь"дән яралы украин хәрбиләрен чыгару турында Украина белән килешүен белдерде

Русия саклану министрлыгы Украина белән Мариупольдәге "Азовсталь" заводын саклаган яралы украин хәрбиләрен эвакуацияләү турында килешә алуларын белдерде.

Русия саклану министрлыгы "атышны туктату тәртибе" кертелде дип ышандыра. Яралылар Новоазовскига китереләчәк, ул Донецки өлкәсенең "ДНР" хәрби төркеме контролендәге шәһәре.

Әлегә Русиянең бу белдерүләренә Украинаның комментары булмады.

Тулырак монда укый аласыз.

19:09 16.5.2022

McDonald’s Русиядән инде тәмам китә

McDonald’s тиз туклану рестораннар челтәре Русиядән инде тәмам китүен белдерде. "Украинадагы сугыш нәтиҗәсендәге һуманитар кризис һәм эш шартларының билгесезлеге арта бару сәбәпле McDonald’s Русиядә бизнесны алга таба дәвам итү файдасыз һәм McDonald’s-ның кыйммәтләренә туры килмәи дигән карарга этәрде", диелә белдерүендә.

McDonald’s Русиядәге бөтен бизнесын сатарга җыена. Русиядән китү аңа 1,2-1,4 млрд доллар зыян китетерер дип көтелә.

Хәзер Русиядә McDonaldʼsның 850дән артык рестораны бар, аларда 62 меңләп кеше эшли.

Тулырак монда укый аласыз.

17:43 16.5.2022

"Русия беркайчан да сугыш башламаган". Ни өчен бу сүзләр дөрес түгел

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы "махсус хәрби операция" башлаганнан соң, Русия түрәләре һәм аларга ияреп Кремль пропагандасы "Русия сугышларны башламый, ул аларны тәмамлый гына" дигән шигар күтәреп чыкты.

Белгечләр фикеренчә, бу сүзләр дөрес түгел, Русия башлаган сугышлар саны дистәләр белән исәпләнә. Тарих битләренә күз салыйк.

Davamı

XS
SM
MD
LG