Башкортстанның резерв фондыннан Донбасска акча бүленеп биреләчәк
Башкортстанның резерв фондыннан фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикарына" да акчалар бүленеп биреләчәк. Бу хакта хокукый мәгълүмат порталында чыккан карарга сылтама белән Башкортстанның мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Документны республика премьер-министры Андрей Назаров имзалаган.
Резерв фондтан акча алучылар исемлеген киңәйтү өчен хакимиятләр бюджет акчаларын куллану тәртибенә үзгәрешләр керткән. Башкортстанның социаль-икътисади үсеш штабы һуманитар ярдәм илтүгә конвойлар оештыру яки Донбасста яшәүчеләргә бәйле башка чаралар өчен чыгымнарның бер өлешен моннан соң резерв фондны кулланып та каплый алачак.
Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикалар — Татарстан белән Башкортстан.
ISW: Русия Луһански өлкәсен басып алуга көч куячак
Русиянең хәрби җитәкчеләре Донецки өлкәсендәге украин хәрби төркемнәрен чолгап алудан баш тартып, мөгаен хәзер төп көчләрен Луһански өлкәсен контрольгә алуга юнәлтер. Американың Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләренең бәяләмәсе шундый.
15 майда чыккан хисапта әйтелгәнчә, Русия гаскәрләренең якын вакытта төп бурычы – Северодонецки шәһәрен алу булачак.
"Русия гаскәрләре Северодонецкины төньяктан һәм көньяктан яулап алуга көч куюын дәвам итә, бу украин гаскәрләрен элегрәк фаразланганнан азрак чолгап алуга китерергә мөмкин", ди белгечләр.
КАМАЗ эшчеләре фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"на сигез миллион сум ярдәм җыйган
Чаллыдагы КАМАЗ эшчеләре фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларына" һәм бу төбәкләрдән күчеп килүчеләр өчен сигез миллион сумнан артык һуманитар ярдәм җыйган. Бу хакта Сhelny-biz басмасы хәбәр итә.
Оешмадагылардан акча җыюны март аенда игълан иткәннәр. Камазчылар акчаларны Хәйрия һәм социаль ярдәм фонды хисабына күчергән диелә.
Җыелган акчаларның 2,1 миллион сумы токмач, карабодай, он, ит һәм балык консервлары, шикәр, куертылган сөт, үсемлек мае кебек озак саклана торган азык-төлек алуга киткән. Һуманитар ярдәм фетнәчел ДНР һәм ЛНРга март ахырында киткән.
Моннан тыш, "Жемчужина" һәм "КАМАЗ" кунакханәсендә яшәүче качакларга 10шар мең сум акча түләгәннәр. Хәйрия һәм социаль ярдәм фонды моның өчен 2,7 миллион сум бүлеп биргән. Акчаларның тагын бер өлеше бу кешеләрне дәвалауга тотылды диелә хәбәрдә.
Узган атнада, Мариупольдән Чаллыга китерелгән балаларга сәламәтләндерү аланнарына юллама бирәчәкләре дә хәбәр ителгән иде. Басма хәбәренчә, алар "Саулык" сәламәтләндерү аланында ял итәчәк.
Шулай ук, "фетнәчел ДНР һәм ЛНРда эшләүче Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең эш иминлеген тәэмин итү максатында, янгын сүндерүдә кулланыла торган S "ЛЮКС" төрендәге күбекләр алуга бер миллион сум бүленеп бирелгән диелә.
Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикалар — Татарстан белән Башкортстан. 13 майда Башкортстан Корылтае депутатлары бер көнлек хезмәт хакларын фетнәчел "Луһански халык республикасы"ның Красный Луч шәһәре халкына күчерәчәк дип хәбәр ителде.
Татарстанда исә һуманитар ярдәмне хәйрия концертлары оештырып та җыялар.
2 апрельгә каршы төндә Татарстанга Донбасстан 502 кеше китерелгән иде. Аларны Казанда "Санта" һәм "Васильевский" шифаханәләренә, Чаллыда исә "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗжилбыт" туай торагына урнаштырулары хәбәр ителде. Соңрак тагын 486 кеше китерелде. Украина ягы Мариуполь кешеләрен Казанга Русия мәҗбүриләп алып китте дип белдерде.
Күптән түгел Татарстан хөкүмәте Украинадан китерелгән кешеләрне яшәү урыннарына урнаштырган оешмаларга республика бюджетыннан бирелүче компенсация күләмен билгеләгән иде. Украина җирләреннән китерелгән бер кешенең яшәү чыгымнары тәүлеккә 1328 сум дип бәяләнгән. Бу акчаның 913 сумы – тору урыны өчен, 415 сумы – ашау өчен, диелә документта. Бу – компенсация күләме, ә аларны урнаштырган оешмаларның чыгымнары чынлыкта күбрәк тә булырга мөмкин.
АКШ Сенатында республиканнар лидеры Митч Макконнелл Украинага өстәмә 40 миллиард доллар ярдәм бүлеп бирүне 18 майда тавыш бирүләр вакытында хупларлар дип фаразлый. Бу хакта ул Киевка килеп киткәннән соң, 15 майда Стокһольмда белдерде.