Берләшкән милләтләр оешмасының үсеш програмы Украина халкының сугыш аркасында үсә барган ихтыяҗлары турында хисап бастырды. Хисапта әйтелгәнчә, сугыш аркасында илдәге сәнәгатьнең яртысы тулысынча ябылган, калган яртысы авырлыклар кичерә.
Озакка сузылган низаг ун украинның 9ын фәкыйрьлеккә этәрергә һәм илнең ике дистә елга якын үсешен куркыныч астына куярга мөмкин. Социаль-икътисади тармакта сугыш нәтиҗәләре гасырлар буена сизеләчәк, диелә.
КАМАЗ белән хезмәттәшлектә "Рено Россия" заводында "Москвич" машиналары чыгара башлаячаклар
"Москвич" — 1930 елдан 2010 елга кадәр эшләгән, Совет берлегенең һәм Русиянең машина җитештерү заводы иде. 1998 елда оешма "Рено Россия" контроленә күчте һәм француз маркалы машиналар җитештерә башлады.
Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.
Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый алмаш детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.
16 май иртәсенә кыскача хәбәрләр:
Русия хәрбиләре камап алган Мариупольдагы “Азовсталь” заводы җирлегендә якынча 600 яраланган солдат бар, Бу хакта Украина милли гвардиясенең 12нче оператив бригадасы командиры Денис Шлега дәүләт телемарафоны барышында әйтте. Аның сүзләренчә, йөзләгән яралылардан 40ка якыны бик авыр хәлдә. Шлега дарулар һәм медицина кирәк-яраклары чыннан да җитми дип әйтеп, хәлне бик авыр булуын белдерде.
Венециядә сул тарафлы активистлар Русия, миллиардеры “Новатэк” газ ширкәте идарәсе рәисе Леонид Михельсон милке саналган сарайны басып алган. Бу турыда Facebookта Европада яшәүче Русия рәссамы һәм язучысы Екатерина Марголис язды. Михельсон, Русиянең иң бай ун кешесе арасына керә, апрель аеннан Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы сәбәпле Британия һәм Канада аңа шәхси санкцияләр кертте, ләкин, Италиядә аның эшләре һәм милеге кагылгысыз иде.
2022 елның февраленнән апрель аена кадәр, ягъни Украинада сугыш башланганнан бирле Русия кибетләреннән тауар урлау саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 18% ка арткан, дип хәбәр итә NTechLab йөзне тану системасын уйлап табучыга сылтанып РБК. Кибетләрдән еш урлана торган тауарлар арасына кондитер ризыклары, колбаса, хәмер эчемлекләре, сыр, кофе һәм какао керә. Уртача бәя – мең ярым мең сум һәм бу узган ел белән чагыштырганда 25%ка күбрәк. Белгечләр урлауларның артуын халыкның сатып алу мөмкинлегенең кимүе һәм бәяләрнең күтәрелүе белән аңлата.
Финляндиядән соң Швеция дә рәсми рәвештә НАТОга кушылырга карар итте. Бу хакта Швециянең социал-демократ партиясе белдерде.