Зеленский: Макрон Путинның "йөзен саклау" өчен юл бирүләргә ризалашырга тәкъдим итте
Франция президенты Эммануэль Макрон, Русия президенты Владимир Путинның "йөзен сакларга" ярдәм итү өчен, Украинага "суверенитетка кагылышлы юл бирүләргә ризалашырга" тәкъдим иткән.
Бу хакта Италиянең Rai 1 телеканалына әңгәмәсендә Украина президенты Владимир Зеленский белдергән.
Зеленский Украина "кемнеңдер нәрсәсендер сакларга һәм шуның аркасында җирләрен югалтырга" әзер түгел дип искәрткән.
Тулырак монда укый аласыз.
Уфада сугышка каршы пикет өчен Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә гаеплиләр
Уфаның 9нчы полиция бүлеге хезмәткәрләре кичә сугышка каршы ялгыз пикетка чыккан 49 яшьлек Илдар Солтангировны Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә гаепләп протокол төзегән. Бу турыда аның адвокаты Айдар Хызыров “Коммерсантъ”ка белдергән. Үз гамәлен аңлатып Солтангиров “Русия белән Украина арасындагы хәзерге хәлләргә бик нык тискәре караш белдерү теләге” турында язган.
Кичә полиция Солтангировны тоткарламаган, аның өенә бүген килгәннәр. Мәхкәмә көне әлегә билгеләнмәгән.
Украина кеше хокуклары вәкиле: “Мариупольдә 170 меңләп кеше ачлыктан интегә”
“Шәһәрдә коточкоч азык-төлек кытлыгы. Шул ук вакытта оккупантлар бер тәүлек эчендә 3,5 мең азык-төлек тупланмасы китерүләрен һәм 9 мең кешене кайнар ризык белән тәэмин итүләрен белдерә. Бу — шәһәрдәге халыкның 6,5 проценты гына. Ике ай дәвам иткән блокада вакытында рашистлар Мариупольгә Украинадан яки халыкара оешмалардан бер генә һуманитар конвойны да кертмәде, — дип язды Украина Югары радасының кеше хокуклары вәкиле Людмила Денисова.
Одессадагы кырымтатар спортчысы сугыш барганда волонтерлык белән шөгыльләнә
Одессада кырымтатар үзәген оештыручыларның берсе, көрәшче, Европа чемпионы, Кырымнан килеп Одесса өлкә шурасы депутаты булып сайланган 29 яшьлек Февзи Мамутов хәзер волонтерлык белән шөгыльләнә.
Бу хәйрия эшенә ул башка кырымтатарны да җәлеп итә, бергәләп украин сугышчыларына, хастәхәнәләргә ярдәм итә, сугыш барган Николаев шәһәренә су, азык-төлек ташыйлар.
"Бүген генә ике зур казан пылау пешереп, Николаевка 150 кешелек украин хәрби бүлегенә җибәрдек" диде ул әңгәмә вакытында.
Февзи Азатлыкка Одессаның соңгы вакытта ни өчен ешрак бомбалануы, шәһәрдәге татар тормышы һәм Одессаның элек Хаҗибәй дип аталганы турында сөйләде.