Британия Алина Кабаеваны һәм Путинның элекке хатынын чикләүләр исемлегенә кертте
Британия Русиягә карата чикләүләр исемлеген тагын да киңәйтте. Исемлеккә Русия президенты Владимир Путинның "сөяркәсе" дип шикләнелгән Алина Кабаева, элекке хатыны, аерылганнан соң Очеретная фамилиясе белән теркәлгән Людмила һәм башкалар да кертелде.
13 майда чикләүләр исемлегенә барлыгы 12 кеше өстәлде. Алар арасында Путинның туганнары һәм Британия хакимиятләре аның якыннары дип санаган кешеләр дә бар. Мәсәлән, Алина Кабаеваның әбисе Анна Зацепилина. Аны Путинның дусты Геннадий Тимченконың бизнес-партнеры дип атыйлар.
Исемлеккә Русия президентының туганнары — эшмәкәрләр Игорь Путин, Роман Путин һәм Михаил Путин, шулай ук Геленджик портының баш мөдире Владимир Колбин һәм башкалар да өстәлгән.
Тулырак монда укый аласыз.
Омски хәрби комиссариатына "Молотов коктейльләре" атканнар
13 майга каршы төндә билгесез затлар Омски үзәгендәге хәрби комиссариат бинасын яндырмакчы булган, дип хәбәр итә Om1.ru берничә чыганагына сылтама белән.
Бинаның ике тәрәзәсе ватылган, янгын эзләре бар. Шаһитләр әйтүенчә, бина янында керосин исе килә. Мөгаен бинага яна торган сыекча тутырылган шешәләр атканнардыр диелә. Полициядә бу хәлгә комментар бирүдән баш тартканнар.
Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Нижневартовски Балашиха, Ярославль, Череповец хәрби комиссариатларын да яндырдылар.
Тулырак монда укый аласыз.
АКШ Үзәк күзләү идарәсенең элекке башлыгы: Русиянең Украинага һөҗүме НАТОны ныгытты
Украинага һөҗүм итеп, Русия дөньяда үз позицияләрен ныгытмады, бары тик “НАТОны яңадан бөек итте” дип белдерде АКШ Үзәк күзләү идарәсенең элекке җитәкчесе Дэвид Петреус. НАТОга Финляндия белән Швеция кушылгач бу оешмада инде 32 әгъза ил булачак дип искәртә ул.
Украинага каршы сугыш Русия армиясенең системлы проблемнарын күрсәтте, Русия саклану министрлыгы модернизация һәм яңа техника турында хисаплар биреп килсә дә, сугыша әзерлек “оптималь дәрәҗәдән ерак” булып чыкты ди Петреус.
Башкортстан Корылтае депутатлары бер көнлек хезмәт хакын фетнәчел "Луһански халык республикасы"на күчерәчәк
Башкортстан Корылтае депутатлары бер көнлек хезмәт хакларын фетнәчел "Луһански халык республикасы"ның Красный Луч шәһәре халкына күчерәчәк. Бу хакта республика Дәүләт җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, хәзер бу шәһәр халкы бик авыр шартларда яши. Толкачев фикеренчә, шуңа күрә Красный Лучта яшәүчеләргә һәм фетнәчел "ЛНР"га кулдан килә торган һәртөрле ярдәм урынлы булачак.
Бер көнлек хезмәт хакына килгәндә, Башкортстан парламенты Константин Толкачевның 2020 елгы декларацияләнгән кереме 6 802 892,46 сум булган. Бер көнгә бу якынча 18 638 сум дигән сүз. Ә депутат Әхмәт Ишмөхәммәтовның 2020 ел нәтиҗәләренә күрә еллык кереме 279 765 148,32 сум булган, бер көнгә бу 766 479 сум була.
Тулырак монда укый аласыз.