Keçid linkləri

2026, 13 Mart, Cümə, Bakı vaxtı 04:35
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

09:58 11.5.2022

11 майга кыскача иртәнге хәбәрләр:

  • Бүген Казанның 175нче гимназиясендә бер ел элек булган фаҗигане искә алалар. 2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев була.
  • АКШ Конгрессының вәкилләр пулаты, Русия һөҗүменә дучар булган Украинага хәрби, икътисади һәм һуманитар ярдәм өчен 40 миллиард доллар бүлеп бирүне күз уңында тота торган канун өлгесен күпчелек тавыш белән хуплады. Бу - Джо Байден хакимияте сораганнан 7 миллиардка артык.
  • Украинаның Kalush Orchestra рэп-төркеме "Stefania" җыры белән "Евровидение" музыка бәйгесе финалына чыкты.
  • Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Русиядәге вәкиллеген кыскартырга мөмкин. Сишәмбе көнне халыкара оешманың Европа төбәк комитеты әгъзалары күпчелек тавыш белән Украина тәкъдим иткән резолюцияне кабул итте.
22:05 10.5.2022

Европа берлеге, АКШ, Бөек Британия һәм Канада Русияне Украинага каршы кибер һөҗүм ясауда гаепләп чыкты

Бу 24 февральдә сугыш башланган көнне эшләнгән диелә. Русиянең максаты – Viasat ширкәте идарә иткән KA-SAT спутник челтәрен эштән чыгару булган дип хәбәр ителә.

Кибер һөҗүм Украинада дәүләт органнары һәм оешмаларының, җирле кулланучыларның элемтәсен бозган, шулай ук Европа берлегенә кергән берничә дәүләтне дә читләтеп узмаган, дип белдерә Европа берлегенең Русиядәге вәкиллегенең Телеграм-каналы.

Бөек Британияның тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, кибер һөҗүмнең максаты булып украин хәрбиләре торган, ләкин Үзәк Европадагы җил электр станцияләре зыян күргән. Viasat мәгълүматларына ярашлы, дистәләгән мең терминал эштән чыккан, аларны төзекләндереп булмый.

АКШ дәүләт департаменты фикеренчә, Русия хәрбиләре хакерлары Wiper, WhisperGate җимерә торган програмнарын кулланган. Кибер һөҗүм быелның гыйнварыннан башланган һәм сугыш барышында да дәвам итә диелә.

20:52 10.5.2022

Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган. Тәтештән 27 яшьлек Даниил Маршев күзләү төркеме командиры булып хезмәт иткән.

Азатлык Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан һәлак булган кешеләрнең исемлеген туплап бара.

17:52 10.5.2022

Украинадагы сугышта журналист һәм блогер Оксана Гайдар һәлак булган. Бу хакта Украина журналистларының Милли берлеге хәбәр итә.

Оксана 11 яки 12 мартта Киев өлкәсенең Шевченково авылында атыш вакытында һәлак булган, әмма аның үлеме турында хәзер генә билгеле була.

Davamı

XS
SM
MD
LG