Уфада яшәүче Евгений Букаревны балконына Украина байрагын элеп куйган куйган өчен тоткарлаганнар һәм 30 мең сум штраф сукканнар.
35 яшьлек Букарев 23 апрельдә үзенең Черниковка микрорайонындагы фатирында балконга Украина байрагын элгән. Берникадәр вакыттан соң аның өенә хөкүмәт яклы Уфа видеоблогеры Арслан Н килгән, ул, үзен БСТ телеканалы журналисты дип таныштырып, аннан интервью алган, һәм үзенең YouTube-каналында бу әңгәмәнең видеосын чыгарган, дип яза Уфа against телеграм каналы.
Әлеге видеоролик полициянең Букаревка каршы төп дәлиле булган. Мәхкәмә карарыннан күренгәнчә, "Э" үзәге хезмәткәрләре җинаять эшенә, Украина байрагы фотосурәтләре белән бергә, Букаревның Украинадагы сугышны хупламавы турында сөйләгән ролик стенограммасын да беркеткәннәр.
Кичә, 9 майда, Евгений Букаревны күрше ишегалдында тоткарлап, полиция бүлегенә китерәләр, анда Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә протокол төзиләр. Мәхкәмәдә ял көне булуга карамастан, аны бүлектән мәхкәмәгә алып киткәннәр.
Литва сеймы Русияне террорчы дәүләт дип таныды
Литва сеймы Русияне террорчы дәүләт дип таныды, дип яза Delfi басмасы.
Әлеге резолюция бертавыштан хупланган. Документта "Русия кораллы көчләре Украина җирлегендә, бигрәк тә Буча, Ирпен, Мариуполь, Бородянка һәм Гостомель шәһәрләрендә массакүләм хәрби җинаятьләр кылган", диелә. Сейм Русия гамәлләрендә украин милләтен һәм аның рухын тулысынча яки өлешчә юк итү максатын күрә. Депутатлар җинаятьләрне тикшерү өчен халыкара трибунал булдырырга чакыра.
Украинага басып кергәннән соң Европа берлеге Русиягә каты санкцияләр кертте. Литва беренчеләрдән булып Русия газыннан баш тартты, русияләргә кыска вакытлы виза бирми башлады, Русия илчесен җибәрде.
Русиядә Җиңү көнендә сугышка каршы пикетлар һәм башка чаралар өчен 125 кеше тоткарланган
Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә. Аларның 82се сугышка каршы чаралар, пикетлар һәм символика өчен тоткарланган. 43е исә - сугышка каршы элек оештырган чаралары һәм әйткән сүзләре, башка темага оештырган чаралары, шулай ук "профилактик максатларда" тоткарланган. Хәбәрне тулысынча монда укырга була.
"Татар конгрессына барудан баш тарттык – сугыш бара". Германия татарлары сугыш һәм аның йогынтысы турында
"Дөнья ике өлешкә бүленде. Кемнең нәрсә уйлаганы күренеп тора. Шунысы ачык күренә: укымышлы кешеләр зур бәхәс-дискуссияләргә бирелми, башкаларга үз фикерен тагу мәгънәсен күрми."
Украинадагы сугышның өченче ае бара. Сугыш чит илдәге татарларга ничек тәэсир итә? Татарстан, Башкортстандагы туганнары белән элемтәләре өзелмиме? Чит илләрдәге татарлар качакларга ничек ярдәм итә һәм сугышка ничек каршылык белдерә? Бу хакта Германиядәге татарлар белән сөйләштек.