Keçid linkləri

2026, 13 Mart, Cümə, Bakı vaxtı 06:43
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

11:28 10.5.2022

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Айнур Шәяхмәтовка җыр сүзләре язылган плакат тотып торганы өчен 30 мең сум штраф салган

Шәяхмәтов 17 апрельдә Уфада ике ялгыз пикет уздырган иде. Анда ул американ рэпер Тупак Шакур җырыннан бер цитат язылган плакат тотып торды. "They have money for WAR but can't feed for the POOR" (Аларның сугышка акчасы бар, ләкин хәерчеләрне туйдыра алмый) дип язылган иде.

Шәяхмәтовка Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә беркетмә төзелде. Мәхкәмәдә Айнур Шәяхмәтов тынычлык өчен җан атам, Русиянең Украинадагы агрессиясен хупламыйм дигән.

10:39 10.5.2022

NYT: Русиянең югары төгәллекле коралының нәтиҗәсе аз

Русиянең Украинадагы хәрби хәрәкәтләре "югары төгәллекле Русия коралының", максатны үзе таба торган ракет һәм бомбаларының техник дәрәҗәсе түбән булуын күрсәтте. Шулай ук Русиянең мондый кораллары шактый кимеде, дип белдергән New York Times газетына исемнәре күрсәтелмәгән Пентагон хезмәткәрләре.

Америка мәгълүматларына күрә, 2 майга кадәр Украинага мондый коралдан 2100дән артык һөҗүм ясалган. Җитми башлагач, бу коралларны сугышның икенче атнасында ук азрак куллана башлаганнар һәм хәзер Русия нигездә гадәти бомбалар куллана, дип белдергән газетның Пентагондагы чыганагы.

Кагыйдә буларак, Русия пилотлары җир өстендәге максатларны тиз арада ачыклап, аларга ракетлар төби алмый. Аерым алганда шуңа күрә дә Русия Украинаның һава һөҗүменә каршы системнарын юк итеп, һавада үзе өстенлек итә алмады, диелә. Украина җирләренә Украинадан читтә очыртып җибәрелгән ракетлар еш кына максатлардан читтә шартлый дигән басма әңгәмәдәшләре.

Тулы хәбәрне монда укырга мөмкин.

10:06 10.5.2022

10 май иртәсенә кысача хәбәрләр:

  • Украинада Изюм районы тирәсендә бәрелешләр тынып тора дип хәбәр итә Украина баш штабы. Бәрешләр Северодонецкиның төньягы һәм көньягындагы авыллар өчен бара: Русия гаскәрләре Лиман һәм Севередонецкига чыгарга омтыла. Шулай ук көньякта, Донецкига якын урыннарда да бәрелешләр күзәтелә.
  • Украина журналистларына сугышны батырларча яктырту өчен Пулитцер премиясенең махсус бүләге бирелгән. Оештыру комитеты конкрет исемнәрне атамый.
  • Япония Русия премьеры Михаил Мишустинга, "ЛНР" һәм "ДНР" дип аталган фетнәчел төбәкләр җитәкчелегенә һәм башка физик һәм юридик затларга чикләүләр керткән.
  • Джо Байден Русиянең Украинадагы кризистан чыгу юлы булмаска мөмкин дип борчылуын белдерде.
  • АКШ Конгрессында Демократик фирка вәкилләре Украинага 40 млрд доллар күләмендә ярдәм турында килешкән. Документ өлгесенә сишәмбе үк тавыш бирергә мөмкиннәр.
  • Украина гаскәрләре мәгълүматынча, 9 майда Одессага ракет һөҗүме нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, биш кеше яраланган.
18:39 9.5.2022

Фирдүс Тямаев Украинада сугышкан Русия хәрбиләренә финанс ярдәм җыюда катнаша

Җырчы Фирдүс Тямаев Украинада сугышкан Русия хәрбиләренә финанс ярдәм җыюда катнаша. Бу хакта ул Инстаграмдагы сәхифәсендә язып чыкты.

"Безнең ил өчен көрәшкән, алгы сафларда барган, 26 отрядта хезмәт итүче спецназ егетләребезгә хәйрия концерты уздырачакбыз" дип игълан итте Тямаев.

Моннан тыш, ул концертларында махсус фондка хәрбиләр өчен акча җыелуы турында да әйтә.

Украна саклану министрлыгы элегрәк тыныч халыкка каршы чарада катнашуда гаепләп, 26нчы отрядтагы (“Барс”) хәрбиләрне сугыш җинаятьчеләре буларак исемлеген чыгарган иде.

Davamı

XS
SM
MD
LG