Украина баш хәрби штабы Русиянең ике юнәлештә һөҗүмгә әзерләнү ихтималы турында кисәтте
Украинаның барлык җирләрендә дә Русия тарафыннан ракет һөҗүмнәре ясау куркынычы дәвам итә. Бу хакта 9 май иртәсендә Украина кораллы көчләре баш штабында белдерделәр.
Хәбәргә күрә, Донецки һәм Луһански өлкәләрендә һәм бу җирләр белән оккупацияләнгән Кырым арасындагы җир коридорында тулы контроль урнаштыру максаты белән, урыс гаскәрләре көнчыгышта һөҗүмнәрен дәвам итә.
Русия гаскәрләренең иң зур активлыгы Слобожански һәм Донецки юнәлешләрендә күзәтелә, дип искәртәләр баш штабта.
Украина хәрби җитәкчелеге әйтүенчә, Русия гаскәрләре Изюм һәм Донецки юнәлешләрендә һөҗүмнәргә әзерләнә.
Тулырак монда укый аласыз.
Владимир Зеленский: “Тиздән Украинаның ике җиңү көне булачак”
Украина президенты Владимир Зеленский 9 майда халыкка видеомөрәҗәгатендә: “Без балаларыбызның иреге өчен сугышабыз, димәк җиңәчәкбез. Ата-бабаларыбызның Икенче дөнья сугышындагы гамәлләрен беркайчан да онытмаячакбыз, ул чакта 8 млн украин һәлак булган иде. Һәм бик тиздән Украинаның ике җиңү көне булачак. Кемнеңдер берсе дә калмаячак. Ул чакта җиңдек, хәзер дә җиңәчәкбез”, дип белдерде.
Javelin ракетларын җитештерү ике мәртәбә артачак
Lockheed Martin ширкәте җитәкчесе Джеймс Мартин CBS телевидениесенә интервью танкларга каршы кулланыла торган Javelin ракетларына ихтыяҗ арту сәбәпле, аларны җитештерү ике мәртәбә диярлек артачагын белдерде. Аның әйтүенчә, хәзер елына 2100 ракет чыгарылса, киләчәктә ул 4 мең булачак.
Русия Украинага каршы сугыш башлагач Көнбатыш илләре Киевка биргән Javelin ракет комплексы агрессор танкларына һәм башка хәрби техникасына каршы бик тә нәтиҗәле корал булуын күрсәтте. Украинада ул шул кадәр абруй казанды ки, яңа туган балаларга да аның исемен бирә башладылар.
Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Кырым күпере җимереләчәк дип белдерде
"Кырым күпере һичшиксез җимереләчәк, бу вакыт мәсьәләсе генә", дип белдерде Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Виктор Андрусив. Аның сүзләренчә, бу бурычны үтәү өчен украин гаскәренең кирәкле коралы бар инде, әмма хәрбиләргә "Азак (Азов) диңгезе яр буена тагын да якынрак килергә кирәк".
"Вот так" басмасы искәртүенчә, берничә көн элек интернетта Кырым күпере юк ителәсе көнгә кадәр күпме вакыт калуын санап баручы сайт барлыкка килгән. Янәсе бу хәл 9 май көнне булырга тиеш диелгән.
Тулырак монда укый аласыз.