Ак йорт Украинага каршы сугыш башлау сәбәпле Русиягә каршы яңа санкцияләр игълан итте
- АКШ Русия һәм Беларусның 2600дән артык түрәсенә, шул исәптән хәрбиләр һәм банкирларга виза чикләүләрен кертә. АКШ фикеренчә, аларның кеше хокукларын һәм Украинаның территориаль бөтенлеген бозу омтылышларында катнашлыгы бар.
- АКШ санкцияләре Сбербанк җитәкчелегендәге сигез кешегә, Газпромбанктан 27 кешегә, Мәскәү индустриаль банк һәм аның ун бүлекчәсенә кертелә. Аларның тулы исемлеген АКШ финанс министрлыгы чыгарды. Бу кешеләргә АКШка керү тыела.
- АКШ Беренче канал, Россия-1, НТВга каршы санкцияләр кертелә. Бу чикләүләр аларны җиһазлар белән тәэмин итүгә, шулай ук Америка ширкәтләренең аларга реклам урнаштыруны тыячак.
- АКШ хакимияте Америка ватандашлары һәм ширкәтләренә Русия фирмаларына аудит, консалтинг һәм маркетинг өлкәсендә хезмәт күрсәтүне тыя.
- Атом материаллары һәм сәнәгать җиһазлары кертеп, АКШ Русиягә берничә төр товар экспортлауны тыйды.
8 майда Европа берлеге илләре Русиягә каршы яңа санкцияләр пакеты турында килешә алмады. Маҗарстан, Греция һәм Кипр Русия нефте импортын тыюга каршы чыкты. Бу турыда үз чыганакларына сылтама белән Bloomberg хәбәр итә.
9 май көнне КФУның юридик факультеты студентларына “Үлемсез полк” чарасында катнашулары өчен өстәмә баллар вәгъдә ителә. Бу хакта студентларның “Гроза” вконтакте төркеме яза.
“Юридик факультетның академик төркеме язышуларыннан күренгәнчә, бу баллар сессия вакытында биреләчәк, +5 вәгъдә итәләр”, диелә анда.
АКШ президенты Джо Байденның хатыны Джилл Байден Украинада булып китте
Ужгород шәһәрендә ул Украина президенты Владимир Зеленскийның хатыны белән очрашты. Украина хакимияте моны 8 майда игълан итте. Сәфәр бүген билгеләп үтелә торган Әниләр көненә багышланды.
Ужгород Украинаның көнбатышында, Словакия белән чик буенда урнашкан.