"Сугыш балалары": Миңнияр Мәсәгутов
Украинага каршы сугыш башлаган Русия бу көннәрдә Икенче дөнья сугышы тәмамлануның 77 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Русия хакимияте өчен 9 Май - Җиңү бәйрәме мөһим, изге даталарның берсе. Һәм соңгы елларда ул патриотизмы көчәйтү коралына әверелде.
Сугыш афәтен үз башыннан кичергәннәр аның коточкыч фаҗига булуын искә ала. Аерым алганда әти дип әйтергә тилмереп узган ятим балачак, ачлык һәм ялангачлык, миһербансызлык һәм вәхшилек турында алар Азатлыкка да сөйләгән иде.
Башкортстанның Федоровка районы Өчбүләк авылыннан 91 яшьлек Миңнияр Мәсәгутовка сугыш башланганда 10 яшь була. Ул сугыш башланган, әтисенә "повестка" тоттырылган, авыл ирләре сугышка киткән көннәрне ачык итеп хәтерли. Ил утка хәерче булып керде дип сөйли Миңнияр абый.
Танылган ирланд төркеме U2 Киев метросында концерт бирде
Музыкантлар "Крещатик" метро станциясендә шәһәр халкы алдында чыгыш ясады. Алар үзләренең төп хитларын, шул исәптән Русия Украинага бәреп кергәннән соң җирле саклану сафларына кушылган "Антитіла" төркеме белән, Stand by Me җырын Stand by Ukraine дип җырладылар.
Украина президенты Владимир Зеленский бүген Хәтер һәм татулашу көне уңаеннан украиннарга мөрәҗәгать итт
"Ел саен 8 майда, бөтен цивилизацияле дөнья белән берлектә, без Икенче дөнья сугышы вакытында дөньяны нацизмнан саклаган һәр кешегә хөрмәт күрсәтәбез. Миллионлаган кеше гомерен өзгән һәм язмышын җәберләгән явызлыкка “беркайчан да кабатланмаячак” дибез!
Ата-бабаларыбыз түләгән бәяне без белә идек. Аны саклау һәм буыннан-буынга тапшыруның никадәр мөһим икәнен белә идек. Ләкин безнең буын бу сүзләрнең башкача кулланылышына шаһит булыр дип күз алдына да китермәдек.
Быел без "беркайчан да кабатланмаячак" дигән сүзләрне башка төрле кабатлыйбыз. "Беркайчан да кабатланмаячак"ны башкача ишетәбез. Бу газаплы, рәхимсез яңгырый. Өндәүсез, ә сорау билгесе белән яңгырый...
24 февральдә “беркайчан” да сүзен бетереп ташладылар. Утка һәм бомбага тоттылар. Бөтен Украинаны уятып, иртәнге дүрттә йөзләрчә ракета җибәрделәр. Без коточкыч шартлаулар ишеттек. Кабат ишеттек”, диде Зеленский.
Икенче дөнья сугышында җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан Путин Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Абхазия, Көньяк Осетия, “ДНР” һәм “ЛНР” лидерлары һәм ватандашларына, шулай ук Грузия һәм Украина халкына котлау сүзләре җибәрде, дип хәбәр ителә Кремль сәхифәсендә.
“ДНР” һәм “ЛНР” лидерлары һәм ватандашларына котлауда:
"Бүген, безнең хәрбиләр, ата-бабалары кебек үк, туган якларын нацист пычраклыгыннан азат итү өчен иңгә-иң куеп көрәшә. 1945 елдагы кебек үк җиңү безнеке булачагына ышана", диелә котлауда.