Луһанскида мәктәп бинасына эләккән бомба нәтиҗәсендә 60 кеше үлгән булуы мөмкин
Луһанскида мәктәп бинасына эләккән бомба нәтиҗәсендә 60 кеше үлгән булуы мөмкин. Бу хакта өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Сергей Гайдай хәбәр итә.
Бомбаның бинага эләгүе нәтиҗәсендә янгын чыга. Аны бары дүрт сәгатьтән соң гына сүндерә алалар. Өемнәр астыннан ике кеше мәете табыла, 30 кеше эвакуацияләнә, 60 кеше әле дә җимерекләр астында кала. Мәктәптә барлыгы авылдан эвакуацияләнергә җитешмәгән 90 кеше яшеренгән була.
Украинадагы сугышка теләктәшлек билгесе булган Z тамгасы белән Казан урамындагы рекламның чираттагысы.
Z хәрефе Русиянең Украинага бәреп керү символына әйләнде. Социаль челтәрләрдә аны яңа свастика дип тә атыйлар.
8 май иртәсенә кыскача хәбәрләр:
- Русия гаскәрләре Луһански өлкәсендәге Белогоровка авылындагы мәктәпкә бомба ташлаган, анда якынча 90 кеше яшеренгән булган. 30 кешене өемнәр астыннан чыгара алганнар, коткару чарасы дәвам итә, дип яза өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Сергей Гайдай.
- Украина кораллы көчләренең "Юг" оператив хәрби идарәсе Русия тарафыннан Одессага ракет һөҗүме ясалуы турында хәбәр итә. Ракетлар җиһаз җитештерүче шәхси ширкәткә, һава аланындагы күптән түгел генә җимерелгән очыш юлларына һәм очышлар белән идарә итү пунктына эләккән. Шартлаудан күпкатлы йортлар да зыян күргән.
- "Азовсталь"дан соңгы эвакуация вакытында өч хәрби үтерелде, тагын алты кеше яраланды, диде Украина кораллы көчләре хәрби-диңгез флотының 36нчы бригадасы командиры Серхий Волынский ("Волын").
- Роскосмос башлыгы Дмитрий Рогозин шимбә көнне Казакъстандагы Байконур космодромында Британия ватандашы Бенджамин Рич һәм Беларус ватандашы Алина Зелупаның тоткарлануы турында хәбәр итте. Матбугат чаралары билгеләп үткәнчә, Бенджамин Рич - "Лысый и обанкротившийся" каналын алып баручы танылган британ блогеры. Бу каналга 3 миллионнан артык кеше язылган, ә караулар саны 450 миллионнан арта. Рич күп вакытын Беларуста уздырган һәм анда берничә дистә видеоролик төшергән, дип яза Азатлык радиосының беларус хезмәте.
- Австриянең Raiffeisenbank International (RBI) төркеме үзендә корреспондент хисаплары ачкан берничә Русия банкы белән элемтәләрне өзде.
Мариупольдә "Азовсталь" заводыннан бөтен хатын-кызлар, балалар һәм картлар эвакуацияләнгән
Мариупольдә "Азовсталь" заводыннан бөтен хатын-кызлар, балалар һәм картлар эвакуацияләнгән дип белдерде Украина вице-премьеры Ирина Верещук.
6 майда Украина президенты Офисы завод җирлегеннән 500 кешенең чыгарылуы турында хәбәр иткән иде. Соңрак Ирина Верещук тагын 50 кешенең чыгуы турында белдерде.
"Азовсталь"дә сивил халыктан тыш, "Азов" полкы сугышчылары да бар. Бу Русия гаскәре уратып алган шәһәрдә Украина көчләре калган соңгы урын. Русия хакимиятләре аларны әсирлеккә төшәргә чакырды, алай иткәндә исән калдырачакбыз дип вәгъдә бирде, ләкин Украина хәрбиләре моннан баш тартты.