7 май иртәсенә кыскача хәбәрләр
- АКШ президенты Джо Байден Украинага $150 млн күләмендә хәрби ярдәм бүлүне раслаган.
- Харков өлкәсендә ракет Григорий Сковорода милли музеен җимерән. Музей урнашкан бина XVIII гасырда төзелгән булган.
- Италия финанс министрлыгы "Шәһеризадә" яхтасын тоткарлау турында белдерде. Навальный такымы ул Владимир Путинга бәйле дип белдергән иде. Яхта Кайман утраулары флагы астында йөзә. Бәясе $ 700 млн дип бәяләнә.
Украинага сугыш башлагач Русиядә өч меңнән артык сайт томаланган
Мондый сайтлар арасында яңалыклар сайтлары, социаль челтәрләр, иҗтимагый оешмалар, сәүдә һәм IT-ширкәтләр бар. Күпчелек сайтлар Русия баш прокуратурасы таләбе белән томаланган.
Русиядә Азатлык Радиосы проектлары да томаланды. Ләкин без үз эшебезне дәвам итәбез. VPN ярдәмендә Азатлыкның төп сайты эшли, көн саен диярлек көзге сайтлар яңартылып тора. Моннан тыш, Телеграм, Инстаграм актив алып барыла. Азатлык үз миссиясенә тугры калып, хакимият томалаган хәбәрләрне укучыларына җиткерергә тырыша.
"ДНР"да Урыс урманы өчен Башкортстан орлыклары китерелгән.
Русиянең "Төнге бүреләр" мотоклубы президенты Александр Залдастанов (Хирург) фетнәчел Донецкий "халык республикасы"ның урман хуҗалыгы комитеты рәисенә Башкортстанда җыелган имән һәм нарат орлыклары тапшырган.
"ДНР онлайн" хәбәр итүенчә, әлеге орлыклар урман хуҗалыгы питомникларына утыртылачак һәм соңрак "Урыс дөньясының бер өлеше булган Урыс урманы өчен бөтен "ДНР"га таратылачак".
Русиянең Украинага бәреп керүен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров беренче көннәрдә үк яклап чыкты. Аның фетнәчел "ДНР" башлыгы Денис Пушилин белән дуслыгы бар.
Шул ук вакытта Башкортстаннан Украинадагы сугышта һәлак булучыларның саны 60ка җитеп килә. Бу Идел буе төбәгендә икенче урын.
Медиа: "Москва" крейсерында Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган солдат яраланган
"Можем объяснить" проекты баткан "Москва" крейсерында хезмәт иткән беренче матросның исемен белүен, аның "срочник" булуын һәм хәзер яраланып һоспитальдә ятуын язды. Солдатның исеме Булат Шакирҗанов, проектка аның турында матросның әнисе – Гөлназ Уразаева хәбәр иткән.
Әнисе әйтүенчә, Булат Шакирҗанов флотка Чаллыдан ноябрьдә чакыртып алынган. Хәзерге вакытта ул алган җәрәхәтләреннән Петербурдагы һоспитальдә дәвалана. Тикшерүчеләр аннан мәгълүматны таратмау турында имза алган диелә.
Егетнең әнисе бу мәгълүматны Азатлыкка да раслады, хәзерге вакытта ул улы янына һоспитальгә баруын әйтте.