Keçid linkləri

2026, 13 Mart, Cümə, Bakı vaxtı 22:58
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

16:15 4.5.2022

Путинның Украинага каршы сугыш башлау мөрәҗәгате төшерелгәннән соң аның шәхси операторы эштән киткән

Русия президенты Владимир Путинның шәхси операторы сәясәтченең Украинага каршы сугыш башлау турындагы мөрәҗәгатен видеога төшергәннән соң эштән киткән. Бу хакта ул "Проект" басмасына сөйләгән. Президентның өч операторының берсе булган Илья Филатов эштән китүенең сугыш белән ничек тә булса бәйле булуын кире каккан.

"Һөнәремдә иң биек югарылыкка җиттем. Шуңа өстәп, күп айлар карантинда утырудан ардым", дип аңлаткан ул үз карарын.

Аның танышлары исә президент белән эшләү даими изоляциядә булуны таләп итә дип сөйләгән, изоляциядәгеләрнең күбесе артык күп хәмер куллана башлый дигәннәр.

Тулырак монда укый аласыз.

14:43 4.5.2022

Кыргызстан эчке эшләр министрлыгы Җиңү көнен бәйрәм иткәндә  Z һәм V тамгаларын кулланмаска киңәш итә

Кыргызстан эчке эшләр министрлыгы Җиңү көнен бәйрәм иткәндә Z һәм V тамгаларын кулланмаска киңәш итә. Бу тамгалар миллатара нәфрәт уятуга китерергә мөмкин диелә.

Кыргызтанда Z һәм V тамгалары рәсми рәвештә тыелмаган. Ләкин аларны кулландырмау өчен кайбер кисәтү эшләре алып барыла дип яза ТАСС.

Z хәрефе ябыштырлган машина хуҗаларына "транспорт чарасында оператив хезмәтләрнең махсус графикалы схемаларын канунсыз ябыштыру" маддәсе нигезендә штраф салына.

14:26 4.5.2022

Украина рәсмие: Соңгы тәүлектә Киев өлкәсендә тагын 20 сивил кеше мәете табылды

Киев өлкәсе полициясе башлыгы Андрей Небытов соңгы бер тәүлектә Киев өлкәсендә Русия хәрбиләре үтергән тагын 20 сивил кешенең мәете табылуын белдерде. Аның сүзләренчә, 4 майга өлкәдә барлыгы 1235 тыныч кешенең мәете табылган. Шуларның 282сенең кемнәр булуы әлегә ачыкланмаган.

Небытов Русия хәрбиләренең күп кенә кешене Русиягә алып китүен дә әйтте һәм туганнарның, якыннарның югалуы турында кичекмичә полициягә хәбәр итәргә кирәклеген белдерде.

13:03 4.5.2022

Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен Русия каршы яңа санкцияләр исемлеген тиште

  • Русиядән нефть импортлауны тыю.
  • "Сбер"ны һәм тагын ике банкны SWIFT-тан аеру. Фон дер Ляйен калган ике банкның исемен атамады, Politico мәгълүматынча, бу Россельхозбанк һәм Московский кредитный банк.
  • Европа берлегендә Русиянең өч эре телеканаллары тапшыруларын туктату. Каналлар исемнәре аталмый.
  • Бучада тыныч халыкны үтерүгә катышы булган дип фаразланган офицерларга шәхси чикләүләр.
  • AFP шулай ук патриарх Кириллга да чикләүләр кертеләчәк дип яза.

Davamı

XS
SM
MD
LG