Башкортстанда ике айда Русия гаскәрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә 20 административ эш ачылган
20 эшнең 19ы каралган, 18 эштә 15 меңнән 45 мең сумга кадәр штрафлар салынган, аларның гомуми күләме 505 мең сум булган. Бер эшне яңадан караячаклар.
Бу хакта республика мәхкәмәләренең берләшкән матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК хәбәр итә.
Башкортстанда Русия гаскәрен дискредитацияләгән өчен 40 мең сумлык беренче штраф 9 мартта, Уфада яшәүче иргә бирелгән.
Ул Русия кораллы көчләрен ил мәнфәгатьләрен яклау максатында куллануга комачауларга чакырган диелә. Эш материалларына күрә, канун бозучы шәһәр шурасы бинасы каршындагы мәйданда плакат тотып торган. Мартта Башкортстанда бу маддә нигезендә 370 мең сумлык 12 штраф салганнар.
Украина җирләренә бәреп кергәннән соң, Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты. Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга каршы яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
"Агора" хокук яклау оешмасы мәгълүматына күрә, Русиядә сугышка каршы сүзләр һәм чыгышларга бәйле кимендә 40 эш ачылган. Гаепләнүчеләргә 15 елга кадәр төрмә яный.
Сугыш башыннан бирле 15 меңнән артык кеше тоткарланган, дистәләгән җинаять эше ачылган. Илдә хәрби цензура бар, ул мәгълүмат чараларына сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктыртырга рөхсәт итә
АКШ президенты Джо Байден "Джавелин" ракетлары заводында булды
600ләп эшчесе булган завод соңгы 20 елда 50 меңнән артык Javelin ракеты эшләр чыгарган.
Байден сүзләренчә, шул исәптән Америка ярдәме белән урыс гаскәрләре Украинада күп очракта куелган максатларга ирешә алмыйча "җүләр булып кала". Хәбәрне тулысынча монда укып була.
4 май иртәсенә кыскача хәбәрләр:
- Узган төндә Украинаның берничә төбәгендә авыллар утка тотылды. Украина кораллы көчләре мәгълүматынча, сишәмбе кич "18ләп канатлы ракет җибәрелгән, алар кимендә алты тимер юл станциясенә эләккән.
- Львов шәһәренең яртысында электр тәэминәте өзелгән, поездлар тоткарлана. Сишәмбе төнгә каршы шәһәргә һөҗүмнәр булды. Нәтиҗәдә өч электр подстанциясенә зыян килгән.
- Владимир Зеленский Украинаны торгызуда Русия һәм Европа илләре катнашырга тиеш дип саный.
- Европа берлеге Русиядән нефть импортлауны ярты ел эчендә туктатырга телим дип яза медиа.
- Төнья Кореяның Япон диңгезенә таба баллистик ракета җибәрүе турында хәбәр ителә.
Башкортстаннан тагын ике егет Украинадагы сугышта һәлак булган
Марсель Бәйрәмов – Мишкә районы Иске Колчыбай авылыннан.
Арсен Раимов – 28 яшь, Мәләвез районыннан. 2012 елда хәрби хезмәткә алына, 2014 елда Костромадагы Хәрби академиягә укырга керә. Аны 4 майда Мәләвездә җирләячәкләр.