ФСБ Русиядән күчеп китүчеләрнең туганнарыннан сорау ала башлаган
ФСБ алардан туганнарын Русиягә кире кайтырга күндерерүләрен сорый.
Бу хакта "Первый отдел" хокук яклау проекты хәбәр итә. Хокук яклаучылар мондый биш очрак турында белдерде.
Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егетнең һәлак булган
Сергей Мосолов 1989 елның 21 февралендә Актаныш районы Мари Суыксу авылында дүртенче бала булып дөньяга килгән. Мәктәпне 2006 елда көмеш медальгә тәмамлап, Казан хәрби училищесына укырга керә. Аны Кызыл дипломга тәмамлаган. 2010-2011 елларда хәрби хезмәткә алына һәм лейтенант званиясендә укыту-танк ротасын җитәкли.
2020 елда хәрби хезмәтне, капитан званиясендә, контракт нигезендә дәвам итә, танк взводын җитәкли. Егетнең үлеме турында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Борис Джонсон Югары рада каршында видеоэлемтә аша чыгыш ясады
Борис Джонсон Югары рада каршында видеоэлемтә аша чыгыш ясады. “Минем сезгә бер хәбәрем бар: Украина җиңәчәк, Украина ирекле булачак”, дип китерә аның сүзләрен Reuters.
Джонсон сүзләренчә, Британия Украинага 300 млн фунт күләмендә хәрби ярдәм бүләчәк.
Башкортстанда "Z" хәрефе формасында нарат агачлары
Башкортстанның Тәтешле районында "Z" хәрефе формасында нарат агачлары утыртылган. Шулай итеп район Русиянең Украинага бәреп керүенә теләктәшлек күрсәтә.
Башкортстаннан Украинадагы сугышта үлүчеләр саны 60ка якын. Бу Идел буе бүлгесендә икенче урын. (Русия рәсмиләре раслаган үлемнәр).