Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Мишкә районы Тынбай авылыннан Денис Яметовка 24 яшь булган. Бу хакта район башлыгы Павел Трапезников вконтакте битендә язды.
"Азовсталь"дән эвакуацияләнүчеләрнең күбесе "ДНР"да калырга теләмәгән
2 май, дүшәмбе иртәсендә Мариупольдән тыныч халыкны эвакуацияләү бара, дип хәбәр итте шәһәр мэры киңәшчесе Пётр Андрющенко.
Социаль челтәрләрдә эвакуация автобуслары төшерелгән видеолар чыкты. Колонна Мариупольдән Бердянскига таба, аннан соң Украина хакимиятләре контролендәге Запорожьега бара.
Сүз урыс гаскәрләре контролендәге районнарда булган һәм Запорожьега китәргә теләгән кешеләрне эвакуацияләү турында бара. Шәһәрдән ничә кеше чыгып китүе әлегә билгеле түгел. Тулырак монда.
Сугыш уразасы: Украина татарлары Рамазанны ничек уздырды
Татар һәм башкортлар ифтарларны мул өстәлләр белән уздырганда, Русия сугыш башлаган Украинада, комендант сәгате булу сәбәпле, мөселманнарның күбесе быел мәчетләргә тәрәвихларга җыела алмады. Азатлык Украинада ураза тоткан кайбер татарлар белән сөйләште.
Шул турыда язманы монда укый аласыз.
Украинадагы сугышта Башкортстаннан Андрей Ромащенков һәлак булган
Украинадагы сугышта Башкортстаннан тагын бер егет һәлак булган. Ново Иглино Вконтакте битендә язуларынча, 21 яшьлек Андрей Ромащенковны 3 майда Иглин районы Олы Карамалы авылында җирләячәкләр.
Ромащенков мәктәптән соң Уфа төзелеш көллиятендә белем ала, шуннан соң армиягә китә һәм контракт нигезендә хезмәт итәргә кала.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара .