"Мьянмага гаделлек" төркеме Рөстәм Миңнеханов, Сергей Когогин һәм КамАЗ ширкәтенә каршы чикләүләр кертергә өндәде
"Мьянмага гаделлек" ("Justice For Myanmar") иҗтимагый төркеме "Мьянма хәрби хунтасы белән хезмәттәшлек" иткән өчен Рөстәм Миңнеханов, Сергей Когогин һәм КамАЗ ширкәтенә каршы чикләүләр кертергә өндәде. Бу хакта оешма тараткан пресс-релизда язылган.
"Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республика делегациясе Мьянмада хәрби хунта белән очрашкан. Анда Сергей Когогин да катнашкан. Камаз Мьянмада йөк машиналарын җитештерү корылмасын ачарга планлаштыра, дип белдерә "Мьянмага гаделлек" төркеме.
Иҗтимагый төркем КамАЗ һәм Татарстанның башка ширкәтләренең Азиядә эшчәнлек җәелдерергә тырышуын белдерә. Моның сәбәбе —Русиянең Украинага каршы сугышы аркасында илгә каршы кертелгән санцияләр, диелә белдерүдә. Тулырак монда укый аласыз.
Украина портларында якынча дүрт ярым миллион тонна ашлык блокланган, диде БМО Бөтендөнья азык-төлек програмы вәкиле Мартин Фрик. Русия сугышы вазгыятендә диңгез юллары ябык булу сәбәпле азык-төлекне җибәреп булмый.
Сугышка кадәр Украина дөньяда иң күп бодай җибәрүче һәм кукуруз җитештерүче иде. БМО билгеләп үткәнчә, күп илләрнең украин бодаена ихтыяҗы зур.
"Ачлык корал булырга тиеш түгел", диде Фрик. Ул глобаль азык-төлек кризисын йомшарту өчен, башка илләргә Украинадан азык-төлек җибәрүне яңадан торгызырга өндәде
Башкортстанда ел башыннан азык-төлек бәяләре 11,7 процентка үскән
2022 ел башыннан Башкортстанда азык-төлеккә бәяләр уртача 11,7 процентка арткан, дип яза "Башинформ" республиканың сәүдә министры Алексей Гусевка сылтама белән. Министр аңлатуынча, бәяләр "тышкы санкцияләр аркасында логистик һәм җитештерү чылбыры өзелү, читтән тауарлар кертү кимү, шулай ук рубльнең арзанаюы һәм аерым бер тауарларга кулланучылар ихтыяҗы арту" сәбәпле арткан. Моннан тыш, бәяләр артуга былтыр корылык аркасында уңыш булмау да йогынты ясаган.
Тулырак монда укый аласыз.
Украинага каршы сугышта Башкортстанның Борай районыннан Валерий Фаршатов һәлак булган. Аңа 52 яшь булган. Ике кызы ятим калган.
4 апрельдә ул үзе теләк белдереп, фетнәчел “Луһански халык республикасы”на киткән һәм 22 апрельдә һәлак булган диелә.