Keçid linkləri

2026, 14 Mart, şənbə, Bakı vaxtı 09:13
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

15:25 2.5.2022

Украина кораллы көчләренең баш штабы мөселманнарны Ураза бәйрәме уңаеннан котлады

“Корбан бәйрәме уңаеннан котлыйбыз һәм Украина бердәмлеген, Кырымны азат итүне, барлык качакларның өйләренә кайтуын, урыс агрессиясе аркасында аерылган гаиләләрнең берләшүен, уз халкын һәм туган җирен нык яраткан өчен кулга алынганнарның азат ителүен сорап кылган догаларыгызны Аллаһның ишетүен телибез” диелә баш штаб котлавында.

14:01 2.5.2022

Украина соңгы көннәрдә Русиянең хәрби югалтулары зур булуын белдерә

Украина кораллы көчләре соңгы көннәрдә Русия хәрбиләренең зур югалтуларга дучар булуын белдерә. ”Узган тәүлектә һава һөҗүменә каршы көрәш хәрби бүлекчәләре ун "Орлан-10" дронын бәреп төшерде. Дошманның югалтулары шактый, аеруча җирдә һәм артиллериядә. Донецки һәм Луһански өлкәләрендәге җирләрдә генә дә узган тәүлектә урыс оккупантларының ун һөҗүме кире кайтарылды, дошманның ике танкы, 17 артиллерия системы, 38 ныгытылган хәрби техникасы һәм 10 хәрби машинасы юк ителде", дип белдерде Украина кораллы көчләре баш штабында.

Тулырак монда укый аласыз.

12:55 2.5.2022

Олег Тиньков банктагы үз өлешен Кремль басымы астында "өч процент бәягә" сатуын белдерде

Олег Тиньков
Олег Тиньков

"Тинькофф Банк"ка нигез салучы, эшкуар Олег Тиньков The New York Times-ка банктагы үз өлешен сугышка каршы язган сүзләреннән соң сатарга мәҗбүр итүләре турында сөйләгән. Тиньков сүзләренчә, 19 апрельдә Instagram-да Русиянең Украинадагы сугышына каршы пост чыгарганнан соң, икенче көнне аның хезмәткәрләре белән Русия президенты хакимиятеннән элемтәгә чыкканнар һәм, әгәр ширкәт Тиньков белән элемтәләрен өзмәсә, банкны дәүләткә тартып алу белән янаганнар. Узган атнада эшкуар "Тинькофф банк"ның үзенеке булган 35 процент хиссәләрен Владимир Потанинга сатты. Тиньков әйтүенчә, аңа үз өлешен "чын бәясенең өч процентына" саттырганнар. "Мин бәя турында сүз әйтә алмадым, тотык хәлендә булган шикелле – нәрсә бирәләр, шуны аласың", дигән эшкуар басмага.

Тулырак монда укый аласыз.

12:19 2.5.2022

Чехия президенты: Дөнья Русия армиясенең көче турында иллюзияләрдән арынды

Милош Земан
Милош Земан

Чехия президенты Милош Земан Мәскәүнең Украинага каршы сугыш башлавын “акылсызлык” дип атады һәм моның нәтиҗәсендә Русия сәясе, икътисады һәм абруе җимереләчәген белдерде.

Земан фикеренчә, Русия президенты Владимир Путин “тынычлыкка каршы җинаять кылды һәм бу сугыш җинаяте кылуны аңлата”. Чехия президенты фикеренчә, Русиянең Украина каршы сугыш башлавының бердәнбер ягы — Русиядән читтәгеләрнең Русия армиясе бик көчле һәм яхшы әзерлекле дигән иллюзияләрдән арынуы.

Земан боларны якшәмбе Чехиянең CNN Prima News телевидени каналына әйтте. Сугышка кадәр Чехия президенты Европада Путинның иң якын беректәшләреннән берсе санала иде. Сугыш башлангач Земан Русияне берничә мәртәбә тәнкыйть итеп чыкты.

Davamı

XS
SM
MD
LG