Keçid linkləri

2026, 14 Mart, şənbə, Bakı vaxtı 10:26
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

11:23 2.5.2022

1 май чараларында Русиядә 200дән артык кеше тоткарланган

1 май чараларында Русиянең 18 шәһәрендә 200дән артык кеше тоткарланган. Бу хакта "ОВД-Инфо" хәбәр итә. Иң күп тоткарланучылар Мәскәү һәм Петербурда – һәр шәһәрдә 80ләп кеше. Аларның бер өлеше полиция бүлекчәләрендә 2 май, дүшәмбе иртәсенә кадәр тотылган. Кешеләр 1 май турында һәм сугышка каршы шигарләр язылган плакатлар белән ялгыз пикетларга чыкты.

Тулырак монда укый аласыз.

10:58 2.5.2022

Русия тарафдарлары Мариупольдә совет әләме тоткан пенсионер хатын һәйкәле куярга җыена

Украинаның тулысынча диярлек Русия гаскәрләре оккупацияләгән Мариуполь шәһәрендә Совет берлеге байрагы тоткан пенсионер хатын-кызга һәйкәл барлыкка киләчәк. Бу хакта җирле сәясәтче Константин Иващенко хәбәр итте, ул фетнәчел “Донецки халык республикасы" башлыгы тарафыннан шәһәрнең мэры итеп билгеләнде (Украина аның вәкаләтләрен танымый). Апрельдә интернетта Совет берлеге байрагы тотып, украин хәрбиләрен каршыларга чыккан өлкән яшьтәге хатын-кыз видеосы таралган иде. Элегрәк Петербурның "Фонтанка" басмасы шәһәр урамнарында бу пенсионерның рәсеме чыккан йөз билборд барлыкка килүен хәбәр иткән иде.

19:53 1.5.2022

Путин оешма башлыкларыннан ФСБ хезмәткәрләренә аларның челтәрләренә керү мөмкинлеген бирүне таләп итә

Русия президенты Владимир Путин Русия хакимияте органнарына һәм дәүләт ширкәтләренә 2025 елның 1 гыйнварыннан мәгълүматны яклау чараларының дустанә булмаган илләрдә эшләнгәннәрен куллануны тыйды. Мондый тәртип Русия президентының якшәмбе имзалаган "Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итнең өстәмә чаралары турында" фәрманында бар.

Документта шулай ук мәгълүмат куркынычсызлыгы өчен җаваплы җитәкчеләрнең урынбасарлары һәм хакер һөҗүмнәреннән яклау өчен җаваплы структур бүлекчәләр төзү турындагы норма бар.

Фәрман шулай ук оешма җитәкчеләреннән ФСБ хезмәткәрләре мәгълүмати куркынычсызлык саклау торышын күзәтә алсын өчен үзләренең мәгълүмати ресурсларына каршылыксыз кертүне таләп итә. Әлеге таләпнең үтәлүе тәэмин ителерлек күчеш чорының вакытын федераль куркынычсызлык хезмәте үз күрсәтмәсе белән билгеләргә тиеш.

19:11 1.5.2022

"Слуга народа" фракциясе башлыгы Давид Арахамия һәм вице-премьер Ирина Верещук "Азовсталь"дан йөзгә якын тыныч халыкның чыгарылуы турында сөйләделәр. Верещук әйтүенчә, Украина, Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) һәм Халыкара Кызыл Хач Комитеты бергәләшеп "сугыш башланганнан бирле иң авыр чара" үткәрде.

Davamı

XS
SM
MD
LG