Keçid linkləri

2026, 14 Mart, şənbə, Bakı vaxtı 13:47
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

19:03 30.4.2022

Кырымда Русия контролендәге хакимият "Бөтенрусия кырымтатарлар җыены" уздырган.

Кырымда Русия контролендәге хакимият "Бөтенрусия кырымтатарлар җыены" уздырган. Хакимият басмалары язуынча, җыенның төп максаты - Русия президентының Украинадагы гамәлләрен хуплап мөрәҗәгать чыгару. Мөрәҗәгать кабул ителгән.

Җыенда төбәк кырымтатар милли-мәдәни мохтарияте башлы Эйваз Умеров кырымтатарларны Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесе лидерары белән тәңгәлләштереп карамаска чакырган. "Без аларга кырымтатарлар исеменнән сөйләүне тыябыз", дигән Умеров.

Мәҗлес башлыгы Рефат Чубаров әлеге җыенны "кырымтатарлардан "Путин сәясәтен хуплату" имитациясе" дип атады. "Бүгеге җыен белән Русия ФСБсы тагын бер кат кырымтаталар оккупант илне һәм аның президенты Путинны яклый дип алдарга тырыша. Бу янә уңышсыз чара", дип язды Чубаров.

Чарада 300ләп кеше катнашкан диелә. Башлыча депутатлар, түрәләр, бюджет хезмәткәрләре.

18:40 30.4.2022

Буча янында тагын бер каберлек табылган

"Газапланганнар һәм атылганнар" дип белдерде Киев өлкәсе полициясе Буча районы Мироцкое авылында табылган өч ирнең мәете турында. Алар бер каберлеккә күмелгән булган.

Полиция бу кешеләрне үтерер алдыннан кыйнаганнар һәм газаплаганнар дип саный. Аларның куллары һәм күзләре бәйле булган. Тәннәрендә пуля эзләре дә бар. "Ахырда һәр ирнең колагына атканнар", дип белдерде өлкә полициясе җитәкчесе Андрей Небитов.

Полиция мәгълүматынча, Киев өлкәсендә барлыгы 1202 сивил кешенең җәсәде табылган. Аларны Русия хәрбиләре үтергән дип фаразлана.

Сугыш шартларында низаг тарафлары мәгълүматларын бәйсез рәвештә тикшерү мөмкин түгел.

Русия Украинага басып кергәннән соң Буча һәм Киевның башка шәһәрләре Русия гаскәрләре контроленә күчте. Алар төбәктән киткәннән соң тыныч халык мәетләре табыла башлады. Буча хакимияте хәбәренчә, шәһәрдә 23 апрельгә 412 кешенең җәсәде табылган. Ләкн бу ахыргы саннар түгел. Украина әлеге гамәлләрне кылуда Русия хәрбиләрен гаепли. Русия моңа катышын кире кага.

18:13 30.4.2022

Екатеринбурда Урал федераль университеты студентлар лекциядән чыгып киткән. Анда НАТО һәм Украинаның зыяны турында сөйләгән булганнар. Видеоны сәясәтче Любовь Соболь чыгарды.

17:10 30.4.2022

Украина Киевщинада "адашкан" Татарстан хәрбие турында хәбәр итте

Украина президенты Офисы башлыгы киңәшчесе, сәясәтче Алексей Арестович Киевщинада "адашкан" Татарстан хәрбиен табулары турында сөйләде.

21 яшьлек пулеметчы адашкан, Русия армиясе аны ташлап киткән дип хәбәр итә Украина полициясе. Егет Гостролучье авылында табылган. Оккупант Украина иминлек хезмәтенең төбәк идарәсенә тапшырылган диелә. Егетнең исеме әйтелми.

Davamı

XS
SM
MD
LG