Keçid linkləri

2026, 14 Mart, şənbə, Bakı vaxtı 15:03
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

16:01 30.4.2022

Русия гаскәрләре Луһански өлкәсендәге Камышеваха авылына һөҗүм иткән

30 апрель көндез Русия гаскәрләре Луһански өлкәсендәге Камышеваха авылына һөҗүм иткән. Бер снаряд мәктәпкә эләккән.

Өлкә хакимияте башлыгы Сергей Гайдау сүзләренчә, авыл советы бинасы да җимерелгән. Моннан тыш, ике катлы йортка зыян килгән. Һөҗүм вакытында йортта ике кеше булган. Корбаннар турында мәгълүмат соңрак ачыкланачак диелә.

14:51 30.4.2022

Донецки өлкәсендә атышларда дүрт гади кеше, шул исәптәп бер бала үлгән

Донецки өлкәсе полициясе Русия гаскәре атышлары нәтиҗәсендә тәүлек эчендә дүрт кешенең һәлак булуын белдерә. Алар арасында бер бала да бар диелә. Полиция шулай ук сигез кешенең яралануын да хәбәр итте. Алар арасында да балалар бар. Һөҗүмгә 12 авыл һәм шәһәр эләккән, барлыгы 36 объект, шул исәптән мәктәп, хастаханә һәм торак йортларга зыян килгән.

13:50 30.4.2022

Җырчылар Фирдүс Тямаев һәм Элмира Кәлимуллина Казанда "Za Россию" концертында катнашачак

1 майда Җиңү паркында "Za Россию" дип аталган марафон кысаларында "патриотик концерт" узачак. Анда җырчылар Фирдүс Тямаев белән Элмира Кәлимуллина да катнашачак.

Украинага каршы сугыш башлаган Русия хакимиятенә теләктәшлек белдерүче татар артистларының саны арта.

11:19 30.4.2022

Русия Украинаның гади кешеләрен Русия хәрби әсирләренә алыштырырга омтылган. Бу Женева конвенциясенә каршы килә

Украина вице-премьеры "Би-Би-Си"га белдергәнчә, әлеге украиннар Русиягә көчләп чыгарылган, һәм Русия ягы аларны алмашу өчен тотык итеп кулланырга теләгән. Ләкин Украина баш тарткан һәм Русиядән Украинаның сивил затларын кайтаруны таләп иткән.

"Анда меңнән артык тотык, шул исәптән 500ләп хатын-кыз барлыгын беләбез. Алар Курски, Брянски, Рязань һәм Ростов төрмәләрендә һәм тикшерү изоляторларында икәнен беләбез", ди Верещук.

Davamı

XS
SM
MD
LG