2023 елгы Универсиада Екатеринбургтан күчерелгән, дип хәбәр итте оештыручылар.
Думада Татарстан депутаты Русия һәм Путин турында тискәре фикер белдергән артистларны "ят агент" дип танырга чакырды
Әлеге тәкъдим белән Русия Дәүләт думасында Татарстаннан сайланган депутат, мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская чыкты.
"Чит ил йогынтысында булучы кешеләр реестрга кертелергә тиеш. Минемчә, бу исемлеккә ике ватандашлыгы булган, даими рәвештә башка илдә яшәгән, митингларда чыгыш ясаган кешеләрне кертергә мөмкин. Мин аларга безнең илдә иҗат белән шөгыльләнүне тыяр идем", дигән ул.
Тулырак монда укыгыз.
"Татарстан" дәүләт телерадиосының YouTube каналы томаланган
Медиа ширкәте хәбәр иткәнчә, томалау бүген төнлә булган, ширкәт аны "нигезсез" дип атаган. Моңарчы YouTube-та ВГТРК каналының башка төбәк бүлекчәләре каналлары да томаланган булган.
"Татарстан" каналы тапшыруларын элеккечә аның сайтында карап була диелә.
Чаллыда активист Раушан Вәлиуллин фатирында тентү
Вәлиуллин үзе твиттерында ишек артында күп кеше булуын язып чыккан. Тентү "Русия армиясе турында фейклар тарату" җинаять эше кысаларында бара, дип хәбәр итә "Сетевые свободы".