Keçid linkləri

2026, 14 Mart, şənbə, Bakı vaxtı 21:11
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

09:59 29.4.2022

29 апрель иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Киевка 5 ракет очыртылган булган, 10 кеше зыян күргән. Ракет һөҗүме шәһәрдә БМО генераль сәркатибе Антониу Гуттериш булган вакытта ясалган.
  • Америка Вәкилләр пулаты Украинага ленд-лиз белән корал тапшыру турында канун өлгесен хуплады. Бу Украинага АКШтан хәрби ярдәмне гадиләштерелгән һәм тизәйтелгән тәртиптә алырга мөмкинлек бирәчәк.
  • Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) хәрби җинаятьләрдә гаепләнгән русияләргә трибунал булдырырга тәкъдим итте. Бу Русиянең сәяси һәм хәрби җитәкчелегенә дә карый.
  • АКШ, Израил, Германия һәм тагын берничә ил үз ватандашларына Молдованың фетнәчел Днестр буе төбәгеннән чыгып китәргә киңәш итте.
  • Русиядә Украинага һөҗүм сәбәпле кертелгән санкцияләр аркасында тәүлеккә нефть җитештерү якынча 9%ка кимегән, дип яза "Коммерсант".
19:51 28.4.2022

Украинадагы сугышта Татарстаннан тагын бер егет һәлак булган. Николай Петрушин Лениногорски политехник көллиятен тәмамлаган. Аның үлеме турында да уку йортының “Вконтакте” битендә хәбәр ителә.

Петрушин 2020 елда хәрби хезмәткә алына. Контракт нигезендә хезмәт итә. Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккәтуплап бара.

19:34 28.4.2022

Башкортстан Украинадан күчеп килүчеләргә ярдәм күләмен билгеләде

Башкортстан хакимияте "ДНР" һәм "ЛНР"дан килүчеләрне урнаштыру тәртибен раслады. Документ нигезендә, алар вакытлыча тору пунктларына урнаштырыла, анда алар өчен туклану, коммуналь-көнкүреш хезмәтләре, транспорт һәм элемтә белән тәэмин итү каралган. Тәүлеккә бер күченүчегә 1 450 сум бүлеп бирелә, шуларның 450 сумы туклануга тотыла. Акчалар республика бюджетыннан бүленә.

17:54 28.4.2022

“Херсон халык республикасы” булдыру турында “референдум” үткәрелмәскә охшаган

Херсон мэры сүзләренчә, Русия гаскәрләре басып алган җирләрне Кырымга кушарга мөмкин. Бу хакта Игорь Колыхаев “НВ” украин басмасына биргән интервьюсында әйткән.

Аның сүзләренчә, “Херсон халык республикасы” булдыру турында “референдум” үткәрелмәскә охшаган.

“Миндә төгәл мәгълүмат юк. Шәһәр халкы белән аралашканда референдум оештырылуы турында ишетмим. Кайчан үткәрергә җыенулары турында әйтүе кыен. Мин референдум булмаячак дип күрәм. Минемчә, алар өлкәне Кырымга кушарга җыена. Тагын бер квазиреспублика ясаудан мәгънә юк. Референдумга әзерлек алып барылмый”, дип белдергән ул.

Моңа кадәр украин хакимияте һәм “Медуза”ның чыганаклары май уртасында Русия тарафыннан басып алынган Херсон өлкәсендә “референдум” үткәрергә җыенулары турында язды. Русия ягы әлегә рәсми рәвештә мондый план булуы турында белдермәде.

Davamı

XS
SM
MD
LG