Канада Русия гамәлләрен украин халкы геноциды дип таныды
Канада Вәкилләр пулаты Русия гамәлләрен украин халкы геноциды дип бертавыштан таныды. Резолюциядә әйтелгәнчә, сугыш барышында Русия "киңкүләм ерткычлыклар" кылган һәм "Украинаның тыныч халкын махсус системлы рәвештә үтергән”. Документ авторы Хизер Макферсон белдерүенчә, Русия гамәлләрен геноцид дип тану – беренче адым. Ул хөкүмәтне Русиягә каршы чикләүләрне кырыслатырга һәм Украинага һуманитар ярдәм күләмен арттырырга чакырган.
Тулырак монда укый аласыз.
Татарстанда дача сатып алырга теләүчеләр 30 процентка арткан
Татарстанда дача сатып алырга теләүчеләр күбәйгән. 2022 елның беренче чирегендә андыйларның саны 33 процентка, узган бер елда 30 процентка арткан. Шул ук вакытта дача сату турындагы игъланнар быел беренче чиректә 18 процентка, бер ел эчендә 11 процентка кимегән. Бәяләренә килгәндә, чирек ел һәм бер ел эчендә аларга бәя үзгәрмәгән.
Тулырак монда укый аласыз.
Сугыш башлангач Русиянең Европага энергия чыганаклары сатудан керемнәре ике тапкыр арткан
Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия Европа берлеге илләренә энергия чыганаклары сатудан керемнәрен ике тапкырга диярлек арттырган. Сату күләме кимесә дә, эмбарго кертү турындагы сөйләшүләр вазгыятендә энергия чыганакларына бәяләрнең артуы экспорттан Мәскәүгә 63ләп млрд евро китергән. Шул акчаның 71 проценты (44 млрд евро) Европа берлегеннән килгән. Бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк.
Тулырак монда укый аласыз.
Германия парламенты Украинага авыр кораллар бирүне хуплады
Германия парламенты Бундестаг Украинага авыр хәрби техника җибәрүне хуплап тавыш бирде. Депутатлар Украинага хәрби ярдәмне мөмкин булган барлык юллар белән дәвам итәргә кирәк дип карар итте. Бу турыда хәбәр иткән DW моны “тарихи” карар дип атый. Германия, хәрби низаглар барган төбәкләргә корал җибәрү сугышны көчәйтә генә дип, элек мондый адымнардан гел тыелып килә иде. Бу юлы исә корал җибәрүгә бары “Сул фирка” һәм бу адым “сугыш игълан итүгә якын” дип белдергән популист “Германия өчен альтернатив” фиркасе депутатлары гына каршы тавыш бирде.
Тулырак монда укый аласыз.