Keçid linkləri

2026, 15 Mart, bazar, Bakı vaxtı 09:07
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022
Киевта утка тотылган сәүдә үзәге хәрабәләре, 21 март 2022

Сугыш көндәлеге. 27нче көн

24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Азатлык иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп бара.

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

14:51 25.4.2022

Русия думасы, чит илдән финанслау булмаса да, ят агент дип танырга тәкъдим итә

Бүген, 25 апрельдә Русия думасына "ят агентлар" турында яңа канун өлгесе кертелергә мөмкин, документка ярашлы, әгәр эшчәнлекләре сәяси дип табылса, чит илдән финанслау алмасалар да, затларны һәм сәүдәгә корылган оешмаларны ят агент дип танырга тәкъдим ителә.

Бу хакта "Чит ил йогынтысы астындагы затларны күзәтү турындагы" канун өлгесенә сылтама белән РБК хәбәр итә.

Документта "ят агент" һәм "чит ил йогынтысы" дигән төшенчәләр бар. Чит ил йогынтысы – чит дәүләтнең, аның хакимият оешмаларының яки халыкара оешмаларның затка ярдәм итүе, аңа йогынты ясавы, шул исәптән мәҗбүриләп һәм ышандырып та диелә.

Авторлар "ярдәм алган һәм (яки) башка рәвештә чит ил йогынтысы астында булган" һәм сәяси эшчәнлек алып баручы затларны "ят агент" дип танырга тәкъдим итә.

Канун өлгесе текстына күрә, чит илдән финанслау алмасаң да, чит ил чыганагы "йогынтысы" нәтиҗәсендә дә бу исемлеккә кертергә мөмкиннәр.

Хәзерге вакытта канунда мондый норма бар инде, ул физик затларга карата гына кулланыла. Яңа документта исә аны ят агентларның барлык категорияләренә җәелдерергә тәкъдим ителә.

12:42 25.4.2022

Бөтен Луһански өлкәсе утсыз калган

Русия хәрбиләре Кременская станциясен сүндерү сәбәпле, Бөтен Луһански өлкәсе утсыз калган, дип белдерде өлкә идарәсе башлыгы Сергей Гайдай.

Аның сүзләренчә, бу өлкәдә бердәнбер электр чыганагы булып калган иде. Элегрәк Русия хәрбиләре Луһански җылылык электростанциясенең трансформаторларын да юкка чыгарган иде.

Гайдай белдергәнчә, Кременская станциясенең электр тоташтыру чыбыкларына хәрби вазгыять аркасында барып җитеп булмый. Шул ук вакытта энергетиклар альтернатив тоташтыру юлларын тапкан, ди ул.

12:21 25.4.2022

"Внуково" һава аланы эшчеләренә хезмәт хакын кыскарта

Мәскәүнең "Внуково" һава аланы хезмәткәрләре өчен "эшләми тору" режимын керткән. Аларга хезмәт хакының өчтән ике өлеше генә түләнәчәк. Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәтенә сылтанып "Интерфакс" хәбәр итә.

"Внуково" һава аланы чыгымнарны кыскартырга мәҗбүр. Эшкә яңа хезмәткәрләрне алу ябылган, "эшләми тору" режимы ("простой") кертелгән, хезмәткәрләргә тулы булмаган эш көне режимы тәкъдим ителгән", диде һава аланы вәкиле.

Русия Украинада сугыш башлаганнан соң, АКШ, Канада, Британия, Европа берлеге һәм башка илләр һаваны Русия очкычлары өчен япты. Үз чиратында Росавиация дә бу илләргә Русия һавасында очуны тыйды. Әлеге вазгыять Русиянең һава бизнесына зур зыян салачак ди белгечләр.

12:12 25.4.2022

25 апрель иртәсендә Львов өлкәсенә һөҗүм ясалган

Иртәнге 8:30да Львов өлкәсенең "Красное" тимер юл станциясендә шартлау булган. Ул Русия хәрбиләренең ракет һөҗүме нәтиҗәсендә булган, дип белдерде өлкә хәрби идарәсе башлыгы Максим Козицкий.

Беренчел мәгълүматларга күрә, әлегә зыян күрүчеләр юк. Бер ракет Украина хәрби көчләренең зенит бүлекчәсе тарафыннан юк ителгән.

Davamı

XS
SM
MD
LG