АКШ дипломатлары Киевка инде бу атна кайтачак
Украинага АКШ Дәүләт департаменты һәм саклану министрлыгы вәкилләренең сәфәре барышында АКШ дипломатларының инде бу атнада Киевка кайтачаклары әйтелде, ди CNN.
Дипломатлар АКШның Украинадагы илчелеге эшен торгызуга әзерлек башлаячак дип көтелә.
АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен сүзләренчә, хезмәткәрләр иминлегенә куркыныч булмаса, илчелек эшне "берничә атнадан соң" торгызачак.
Казан мәктәпләрендә уку көне ил һәм республика гимннарын җырлау, байраклар күтәрелү белән башланды
Татарстан фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин байрак күтәрү мәктәп укучыларында ватанпәрвәрлек хисе уятырга ярдәм итәчәк, дигән иде.
Путинның Украинага каршы башлаган сугышыннан соң Русия түрәләре балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрвәрлек хисләре уятыр өчен төрле юллар эзли башлады. Төп игътибарны мәгариф системына юнәлттеләр. Түрәләр мәктәпләргә әледән-әле яңа таләпләр куя.
Тулырак монда укыгыз.
Британия күзләвенең сугыштагы вазгыять турында хисабы
- Русия Донбасска игътибар юнәлтүдән соң кечкенә һәм мөһим булмаган уңышларга гына ирешә алды. Русия армиясе җитәрлек дәрәҗәдә материаль-техник яктан тәэмин ителмәгән.
- Русиянең "Азовсталь"не камауга алуы Мариупольдә элеккечә күп Русия хәрбиләре булуын аңлата. Мариуполь яклаучылары күп кенә Русия хәрби бүлекләрен көчсезләндерде.
- Русия саклану министрлыгы сугышта һәлак булган хәрбиләр гаиләләренә компенсацияне үз структуралары аша түләргә тәкъдим итте. Мөгаен, бу теләк югалтуларның чын күләмен яшерү омтылышына бәйле.
Сугыш дәвамында Украинада кимендә 215 бала һәлак булган
Бу санны Украина баш прокуратурасы китерә. Сугыш башыннан бирле кимендә 215 бала һәлак булган, 391 бала яраланган диелә.
Прокуратура искәртүенчә, сүз беренчел мәгълүматлар турында бара, сугыш барган җирләрдә тыныч халык арасында югалтулар турында оператив мәгълүматны алып булмый диелә.