25 апрель иртәсенең төп хәбәрләре:
- Украинага АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен һәм саклану министры Ллойд Остин килде.
- Русиянең Украина белән чиктәш Брянски өлкәсендә нефетбазада янгын чыккан. Аның сәбәбе турында әлегә хәбәр ителми.
- Франция президенты сайлавының икенче турында хәзерге президент Эммануэль Макрон җиңә. Ул соңгы 20 елда икенче мөддәткә сайланган беренче президент.
- Литва Европа берлегенә Украинага һөҗүмне хуплаган патриарх Кириллга каршы санкцияләр кертергә тәкъдим итте.
- Nasdaq биржасы Русия резидентлары белән эшләүдән туктый.
- Financial Times: "Москва" крейсеры батырылганнан соң, Путин Украина белән килешү һәм сөйләшүләргә кызыксынуны югалткан. Хәзер ул мөмкин кадәр күбрәк Украина җирләрен яулап алырга тели, ди басма чыганаклары.
Уфада хәрби комиссар хәрби хезмәткә чакырылган егеткә җәза сорап полициягә мөрәҗәгать иткән - янәсе, булачак солдат "махсус операциягә" каршы чыккан. Бу хакта Хәрби хезмәттән аңлы рәвештә баш тартучылар хәрәкәте хәбәр итте.
Яшь егет сугышта катнашу "вөҗданыма каршы килә" дип, альтернатив хезмәткә гариза биргән. Шуңа күрә хәрби комиссар бу егетне "Русия армиясен дискредитацияләгән" өчен җаваплылыкка тартуны таләп иткән.
Әмма участковый хәрби хезмәткә чакырылучы егетнең гамәлләрендә административ хокук бозу күрмәгән.
Татарстан Донбасска 353 тонна һуманитар ярдәм җибәргән
Татарстан Донбасска 353 тонна һуманитар ярдәм җибәргән. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Татарстан 24 язуынча, Идел буе төбәкләре арасында Татарстан һәм Башкортстан һуманитар ярдәм җибәрүдә алдынгы урынны били. Хәзер Татарстан җибәрер өчен тагын ярдәм туплый.
"Безнең ширкәтләр, кече һәм урта бизнес вәкилләре, шәһәр һәм район җитәкчеләре киләчәктә дә һуманитар ярдәм җибәрүне хуплар дип ышанам", диде Миңнеханов.
Бельгиядә Русиягә җибәрелергә тиешле 8 мең кыйммәтле автомобиль тоткарланган
Бельгиядәге Зебрюгге шәһәре портында Русиягә җибәрелергә тиешле 8 мең кыйммәтле автомобиль тоткарланган, дип яза The Wall Street Journal.
Lexus, Cadillac һәм Mercedesның соңгы модельләре апрель башында Азиядән китерелгән. Алар Русиягә җибәреләчәк, дип планлаштырылган, әмма март аенда Европа берлеге тарафыннан кертелгән зиннәтле әйберләрне тыю кануны астына эләккәннәр. Бу санкцияләр 50 мең евродан кыйбатрак автомобиль экспортын тыя.
Портның автомобиль терминалы директоры Марк Адриансенс машиналар, мөгаен, башка базарларга сатылыр дип уйлый.
Автомобильләрдән тыш, портта Русиягә китәргә тиешле башка тауарлар да тоткарланган, алар арасында очкычлар өчен запас детальләр, химикатлар һәм ярымүткәргечләр бар. Тикшерү өчен портта барлыгы бер меңнән артык контейнер тоткарланган.